Главные новости Москвы
Москва
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Эчәкләре яраланып беткән». Болгарка белән корсагын ярган бабай хастаханәгә үзе килгән

0

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-ат болгарка пычкысы белән корсагын кискән. Аннары ул табибларга үзе мөрәҗәгать итәрлек көч тапкан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

83 яшьлек ир-атның корсагында ачык яра була. Ул болгарка пычкысы белән эшләгәндә саклагыч тышчасын алып куя һәм зуррак диаметрлы лезвие урнаштыра. Аннары шул лезвие ир-атның корсагына тия.

Шулай да бабай «ашыгыч ярдәм» чакырып тормый, хастаханәгә үзе килә. Корсагындагы яраны тукыма кисәге белән каплап куйган. Травма бик җитди була, диелә хәбәрдә.

Табиблар ачыклаганча, ир-атның нечкә эчәклегендә бик күп яралар була, аларны тегәләр, эчәклекнең 30 см өлешен кисеп ташларга туры килә. Операция 3 сәг чамасы була.

Ул берничә көн реанимациядә яткан, хәзер өйдә дәваланырга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.