Главные новости Москвы
Москва
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Көчләгәндә, туганнары кызны бикләп тоткан: 18 яшьлек кыздан кияү егете гаиләсе үч алган

0
Көчләгәндә, туганнары кызны бикләп тоткан: 18 яшьлек кыздан кияү егете гаиләсе үч алган

Азәрбайҗанда 18 яшьлек кыз кияүгә чыгудан баш тарткан, шуның өчен аннан егетнең гаиләсе үч алган.

Кәләш булырга тиешле кызның гаиләсе башта бу никахка ризалашкан була, әмма соңыннан кире уйлыйлар. Тик, кияү буласы 24 яшьлек Рамин һәм аның туганнары үч алырга була: урлау планын төзеп, кәләш йортына таба китәләр, дип яза «Московский комсомолец».

Кыз апасы белән бергә чишмәгә суга барган була. Кияү туганнары аларга ташлана һәм 18 яшьлек кызны ташландык йортка сөйрәп алып кереп китәләр. Аннан кызны егетнең туганнары чыгармыйча тота, ә егет аны көчләп чыга. Берничә көннән соң гына бәхетсез кыз бу урыннан качып китә алган, ә туй барыбер булмаган.