Главные новости Москвы
Москва
Май
2024

Ут капкан өйдә идәндә үлем хәлендә ятучы баланы әти-әнисе күрми чыгып киткән

0
Ут капкан өйдә идәндә үлем хәлендә ятучы баланы әти-әнисе күрми чыгып киткән

Раменск шәһәре читендәге йортта 19 майга каршы төндә янгын чыга. Биредә 7 яшьлек малай һәлак була. Бала коридор идәнендә аңсыз ята. Бүлмәдә куе төтен булганга, янынан узып йөрүче өлкәннәр баланы күрми. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Агач коттедж Ильинский бистәсендә урнашкан. Аның хуҗасы – 71 яшьлек пенсионер. Ялларга бирегә хуҗаның 33 яшьлек кызы, аның ире, 7 яшьлек улы һәм 5 яшьлек кызы килә. Алар белән тагын бер танышлары һәм аның 2 улы була. Хуҗа кеше үзе өйдә булмый.

18 майда кичен кунаклар камин яндыра. Туганнары сүзләренчә, утын яга торган мичне моңа кадәр бары тик хуҗа үзе генә яга торган булган. Пенсионер ир-ат балалары үзләре мич якканны яратмаган.

Төнге 4ләр тирәсендә кунак ир-ат төтен исенә уяна. Аннары балаларны, өлкәннәрне уята. Өйдә куе төтен булгач, алар тәрәзәдән чыгарга була. Башта балаларны чыгаралар, аннары үзләре чыга башлый.

Өй хуҗасының кызы җайсыз сикерә, ике аягын да сындыра. Ут капкан өйдән соңгы булып ир-атлар чыга. Алар коридорда идәндә яткан малайны гына күрми. Аны, подвалга төшеп качкандыр, дип өметләнәләр.

19 майда көндез янгын сүндерүчеләр баланың мәетен таба. 2 сыйныфта укучы малай әти-әнисе бүлмәсеннән берничә метр ераклыкта гына ята – ул балалар бүлмәсеннән әниләре янына килгәндә аңын югалтып егылгандыр, мөгаен.

Якынча версия буенча, янгын каминнан чыккан – аны тиешенчә сүндереп бетермичә калдырганнар. Тикшерү билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте 7 яшьлек малай үлеме факты буенча җинаять эше ачылуу турында хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 18 майда төнлә Ильинский бакчачылык бистәсендә янгында бала мәете табыла. Янгынның якынча сәбәбе – сүндерелмәгән камин, диелә хәбәрдә.