Главные новости Москвы
Москва
Май
2024

Бер егет сеңлесенең туена, «кунак» итеп, смокинг кигән лама алып килгән

0
Бер егет сеңлесенең туена, «кунак» итеп, смокинг кигән лама алып килгән

Американың Огайо штатында яшәүче Мендл Вайншток сеңлесенең туена, смокинг һәм башына кипа кидертеп, чын лама алып килгән. Болай итеп шаярту идеясен әле ул 5 ел элек үк уйлаган була. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Ул вакытта егет сеңлесе һәм аның дус кызлары белән машинада бара. Һәм кызлар туйлар турында бик җентекләп фикер алыша башлый. Егет моннан туя һәм сеңлесенең туена бары тик лама белән бергә генә килергә вәгъдә бирә. Бу вакытта аның сүзләрен беркем дә җитди кабул итми, әмма Мендл үз планын тормышка ашыра.

Моның өчен ул махсус фермадан арендага лама ала, шулай ук аның өчен үзенчәлекле смокингка заказ бирә. Ахыр чиктә, туйда тагын бер кунак барлыкка килә, һәм ул бөтен игътибарны үзенә җәлеп итә. Тик кияү белән кәләш моңа һич тә ачулана алмый: смокинг кигән лама аркасында аларның туе бөтен дөньяга танылды!