ХУШ КИЛӘСЕҢ, «САБАНТУЙ»!
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/hj.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="126" height="174" align="Right"]hj.jpg (19.6 Kb)[/img][b]ХУШ, «САБАНТУЙ»! ХУШ КИЛӘСЕҢ, «САБАНТУЙ»![/b]
Кадерле балалар! Кадерле дусларыбыз!
Без бөек үзгәрешләр, бөек әверелешләр заманында яшибез. Вакыйгалар, яңалыклар, күренешләр яшен тизлеге белән алышынып кына тора. Әле ун ел элек кенә күз алдына да китерә алмаган нәрсәләр бүген гадәти бер көндәлек әйбергә әйләнә дә куя. Әкияттәге шикелле! Кыскасы, без, өлкәннәр, үзебезне әкият дөньясында яшәгән шикелле итеп тоябыз. Ә менә сез аларның берсенә дә гаҗәпләнмисез, шулай булырга тиеш дип уйлыйсыз...
Менә безнең «Сабантуебыз» да үзгәрешләр кичерә. Иң элек аның төс-кыяфәте, форматы, материалларның бирелеше, бизәлеше, чыгу ешлыгы алышыначак... Тышкы форматы үзгәргәч, әлбәттә инде, эчке ягы да, ягъни, эчтәлеге дә элекке килеш кенә калмас. Ни өчен дисәгез, «Сабантуй» газетадан журналга әверелә. Ә газетаның да, журналның да үз кануннары, үз үзенчәлекләре бар. һәрхәлдә, үзгәрешләрнең барысы да әйбәт якка, матур якка булыр дип өметләнәбез. Иң мөһиме, ул тагын да эчтәлеклерәк, тагын да матуррак, укучыларыбызга тагын да якынрак булсын өчен тырышачакбыз.
Әмма без 90 елга якын чыгып килгән, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз укып үскән газетабызның матур-матур традицияләрен дә дәвам итәчәкбез. Ә газетабыз дистә еллар дәвамында яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә армый-талмый эшләде, аның матур яклары бик күп иде. Ул матурлыклар яңа журналыбыз битләрендә дә, һичшиксез, чагылыш табар, һәм сез журнал форматында чыккан «Сабантуебыз»ны яратып укырсыз!
Хуш, «Сабантуй»!
Хуш киләсең, «Сабантуй»!
Роберт МИҢНУЛЛИН, шеф-мөхәррир, Татарстанның Халык шагыйре.
