ru24.pro
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Иркә: «Мең төрле исем уйлап табып, кем икәнеңне, каян чыкканыңны онытып...»

0

Җырчы Иркәгә яңа клибында патшабикә образында төшәргә, башына үзе өчен махсус ясатылган таҗ кияргә туры килгән. Әмма, җырчының үзенә әлеге образы бик үк ошап бетмәгән бугай...

«Дөресен әйтәм, мин ул таҗны кигәндә үземне уңайсыз хис итәм, образ өчен генә кисәм дә. Матур ул үзе, минем өчен заказ белән эшләнгән. Образ, бер кечкенә генә тарих булып калсын дип, мин аны ерак бер тартмага салып куйдым.

Мин бераз башкарак шул... Авылча. Шуның белән горурланыр яшькә җиттем кебек… Күңел җиңеллек, гадилек тели. Яшь вакытта гадилекне, чынбарлыкны, ниндидер бер оялу хисен яшерергә теләп, текә булырга хыялланган Иркә бүген гадилек тели кебек... Мең төрле исем уйлап табып, кем икәнеңне, каян чыкканыңны онытып яшәү – үзеңне алдаудыр ул...

Бу фотоларны истәлеккә дип калдырам. Ә әлегә теге арзан, төсе уңган халатымны киеп, әни кебек башыма арттан яулык бәйләп, ашымны пешерә башлыйм.

Минем фикер белән килешәсезме, гади, акыллы тамашачым?» - дип язган бу хакта Иркә үзенең сәхифәсендә.

Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән