ru24.pro
Все новости
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нияз Сафиуллин сольный концертында: «Гомер буе сәхнәдә булгач, таксига урнашасы килмәде»

0

Җырчыларның шулкадәр гади, халыкчан була алуын белми идем. «Арткы» ишектән керүгә, Нияз Сафиуллин мине үзе каршы алды. Кызлар киенә торган бүлмәне күрсәтте. «Ашыйсын килсә, шунда аша да», – диде. Гаҗәпкә калдым. Ешрак җырчылар журналистлар өчен ике җөмлә әйтергә дә авырсына, ә монда бер белмәгән мине беренче минутлардан ук шулай үз иттеләр. Әле концерттан соң бәлеш ашарга да чакырдылар.

Концерт башланганчы, Нияз абыйның төркемендә эшләүче яшьләр белән таныштым.

Беренче күз явын алырлык чибәр Гүзәл Габбасова белән аралашып алдым.

Без Нияз Сафиуллин белән якташлар, икебез дә Баулы районыннан. Ике ел матур гына эшләп киләбез, бүген Казанда концерт куябыз. Нияз абый җитәкче буларак бик яхшы, гади кеше, аның белән эшләве рәхәт, - диде ул.

Блогер, мишәр егете Рәзил Гаязов концерт башланганчы ук фойега чыгып, тамашачылар белән аралашып йөрде. Бигрәк чая, ут егет. Нияз абый төркемендә күптән түгел генә эшли икән.

Нияз абый төркемендә 2025 елның җәендә эшли башладым, без бергә зур эш башкардык – аның туган ягы Баулыда Сабантуй оештырдык.

Нияз абый нык әйбәт җитәкче, ул беркайчан да тавыш күтәрми, барысын да салмак кына аңлата, без аңламасак: «Их, үзем эшләмичә булмый инде», – дип әйтеп куя. Нияз абый белән эшләве җиңел, чөнки ул яңа идеяләргә һәрвакыт ачык, - диде Рәзил.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Казан концертының кунагы Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык.

– Без Нияз белән студент еллардан ук таныш. Бергә төрле-төрле җырчылар белән гастрольләргә йөрергә туры килде. Ул вакытта Нияз Сафиуллинны баянчы буларак танылган иде. Һәм менә безнең дуслык ничә елларга сузылды, гел аралашып торабыз. Ниязның иҗатын бик хөрмәт итәм, ул бик талантлы һәм шул ук вакытта бик гади. Ниязга уңышлар гына телим! - диде ул.

«Авыр булса да, тырышып карыйм әле, дидем»

Концерт «Иртәгәнең иртәсе» җыры белән башланып китте. Аннары, гадәттәгечә, җырчы тамашачылар белән исәнләште, рәхмәтләрен әйтте.

Нияз Сафиуллинның иҗат юлы белән таныш булмасагыз, менә үзе сөйләгән тарих:

– Күбегез мине гармунчы буларак беләдер. Мин 20 ел буе гармунда уйнадым, текә артистлар белән эшләдем. Ни өчен текәләр белән, дигәндә, алар үзләрен шулай йөртәләр. Көне-төне гастрольдә 20 ел гармун тартканнан соң, күзгә операция ясату сәбәпле, миңа авыр күтәрергә кушмадылар. Гомер буе сәхнәдә булгач, таксига урнашасы килмәде. Авыр булса да, тырышып карыйм әле, дидем. Җырлар иҗат итә башладым, җырчыларга бирдем. Тик аларны башкарсалар да, кем язганын әйтмиләр иде. Хәзер үзем дә җырлагач, исемем чыга башлагач, «Нияз Сафиуллин көе», дип әйтә башладылар, Аллаһка шөкер», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Нияз Сафиуллин репертуарында төрле авыллар турында җырлар күп икән. Барысын да бу концертта җырлап бетереп булмас, дип, туган ягы Баулы турындагысын гына җырлады.

Нияз Сафиуллинның концерты башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерыла, дигәндә, монда бернинди ясалмалык юк. Барлык җырлар да ихластан башкарылуы сизелде. Мондый җылы мохит, гадәттә, авыл мәдәният йортларында гына була, дип уйлый идем. Тик шәһәр концерт залларында да аны «тудырып» була икән. Тамашачылар белән җырчы арасында чикләүләр булмады. Нияз Сафиуллин концерт башында ук: «Әйтер сүзләрегез, теләкләрегез булса, язып, сәхнәгә китерә аласыз», - диде. Бу сүзләрдән эчкә җылы йөгерде. Күпме Казан концертларына йөреп, мондый күренешкә беренче тап булдым.

Казанда концертларда тәнәфес була. Нияз абый мондый системаны аз гына үзгәрткән. Концертның яртысы үткәч, ул җырын башкарыр алдыннан, тамашачыларның торуын сорады. «Биегез!», диде. Бөтен зал торып, шау-гөр килеп кул чабып, рәхәтләнеп биеде. Ник тәнәфессез, дигәндә, моның сәбәбе – залда башка районнардан килүче тамашачылар да булу.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Туган ягына мәхәббәте, аның белән горурлануы Нияз Сафиуллинның танылган якташлары турында сөйләп китүендә чагылды. Ул Баулы ягыннан чыккан Фәнис Яруллин, Миргазиян Юныс, Илдус Әхмәтҗәнов, Вил Усманов һәм башкаларны атап китте. Ә аннары сәхнәгә шул якның яшь йолдызы Гүзәл Габбасова чыкты. Искиткеч моңлы тавыш, харизма, матурлык җыелган бу кызда.

Концертның кунагы Энҗе Шәймурзина сәхнәдә 3 җыр башкарган арада Нияз абый янына кереп, кыска гына сораштыру оештырып алдым

«Тамашачылар күп булса, әйбәтрәк»

Нияз абый, концертларга әзерләнгәндә иң авыры нәрсә?

Нервлар бетә, иң авыры - борчылу. Халык килерме, тавыш бетмәсме икән, дигән уйлар да башка килә. Тавышым да бетә никтер. Бүген уяндым – тамак шешкән, хәзер, Аллаһка шөкер, әйбәт.

Кайсы кулайрак, Казанда бер концерт куюмы, яки районнарга йөрүме?

Минем аларны аерган юк, иң мөһиме тамашачылар күп булса, әйбәтрәк.

Идеаль концерт нинди ул?

Концертның сценариен төзеп, сәхнәгә чыккач, аны онытып, импровизация белән куелган концерт – иң шәбе. Ышаныгыз сүземә (көлә).

Концертта җырларның сүзләрен еш онытасызмы?

Гел онытам. Шуңа җырның сүзләре каршымда тора. Бәләкәйдән үк җырның сүзләрен истә калдыра алмыйм.

Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

Бик күп кешене яратып тыңлыйм, дип әйтә алмыйм. Тик тыңлый торганнары бар инде, аерып әйтәсе килми. Барысын да әз-әз тыңлыйм.

Концерт алдыннан дулкынланасызмы? Моны ничек җиңәсез?

Дулкынланам. Ничек җиңгәнне монда әйтә алмыйм. Хатын тынычландыра, борчылма, барысы да әйбәт була, ди.

Сәхнәгә чыгар алдыннан үти торган берәр ритуалыгыз бармы?

Бернинди ритуал юк, Аллаһка тапшырып чыгып китәм.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Концерт номерлары ялыктырмый торган, төрле-төрле булды. Гармунчылар 3 җырга попурри башкарды. Аннары Нияз Сафиуллин үзе чыгып, гармунда уйный-уйный җырлады. «Ты неси меня река», «Уфтанма», «Син яшерен йолдыз мәллә» һәм тагын берничә җырдан өзекләр башкарды. Зал аның гармун тотып чыгуын бик көткән иде, бугай, шаулап алкышладылар.

Аннары сәхнәгә Рәзил Гаязов чыкты. Беренче үзе белән таныштырды, язылучыларына видео төшерде, аннары шигырь укыды. «Бер җыры булган кешене «җырчы» дип әйтеп буламы?», – диде дә, кызу бии-бии үзенең «Киләм яныңа» җырын башкарды.

«Вәт кешедә үзбәя», – дип уйлаган идем»

Концертка Нияз Сафиуллинның бик күп дуслары килгән, алар җырчыга матур сүзләр, җылы теләкләр, бүләкләр бүләк итте. Араларында популяр җырчы Эльвира Хамматова да бар иде.

– Теге елгы концерт белән быелгыны чагыштырганда, җир белән күк арасы, диярсең. Без, вакытында, Нияз белән гастрольләргә күп йөрдек. Бер тапкыр, 6 сәгать туй алып барганнан соң, Чувашиядән кайтканда, сөйләшер бөтен сүзләр беткәч, Нияз миңа: «Килер әле бер көн, мин шыгрым тулы залга концерт куярмын, сине кунак итеп чакырырмын», – дигән иде. Эчтән генә: «Вәт кешедә үзбәя», – дип уйлаган идем. Һаман да шул үзбәясе белән күтәреләм, эшлим, дип йөргән татар эстрадасының бердәнбер җырчысы, дияр идем аның турында, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Татар эстрадасы кошлар, мәхәббәт, туган як турында гына җырлаганда, Нияз Сафиуллин алардан аерылып, «Автосервис» дип аталган җыр да башкарды әле. Чыннан да репертуарында нинди генә җырлар юк, уйландыра торганы да, көлдерә торганы да, җәйге авылга алып кайтып, печән исен тойдырта торганы да...

Бик матур, җылы концерт булды. Тамашачыларга да ошады, иманым камил, башкача булуы мөмкин дә түгел. Һәр җырчы шулай ямьсез мәзәкләрсез, үзен башкалардан өстен куймыйча, матур гына концерт куя алса, бигрәк шәп булыр иде ул.