ru24.pro
Все новости
Февраль
2026

«Исән-сау булсыннар...» - Айгөл-Ришат Шәйхетдиновларның кызлары белән күңелсез хәл

0

Җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның кызлары күңелсез хәлгә юлыккан. Айгөл Шәйхетдинова: «Бүгенге иртәбез күңелсез башланды. Нәтиҗәләрен көтәбез», – дип, Риана белән травмпункттан фотолар куйган иде. Нәтиҗәдә – баланың аяк табаны сынган булып чыккан. Рианага хәзер өч атна гипста йөрергә туры киләчәк.

«Кабул итеп алдык... Шулай гына котылуына рәхмәт әйттек. Исән-сау булсыннар балалар», – дип язды соңыннан Айгөл үзенең сәхифәсендә.

Риана да әти-әнисе кебек җыр-моңга гашыйк бала. Алар эзенә басып килә, сәхнәләрдән төшми, төрле музыкаль бәйгеләр лауреаты. Риана «Мизгел» студиясенә йөри, 4 нче музыкаль мәктәптә дә белем ала.