Зур автоҗитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү вакытын күчерделәр
Россия Хөкүмәте илдә автомобиль, үзйөрешле техника һәм тагылмалар җитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү срогын 2026 елның декабренә күчерде. Бу хакта ТАСС Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода аңлатуларынча, 2025 елның IV кварталы һәм 2026 елның I–III кварталлары өчен утильләштерү җыемын түләү вакыты 2026 елның декабренә күчерелгән. Бу карар Россиядә автомобиль техникасы, авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл һәм коммуналь техника, шулай ук тагылмалар җитештерүче зур предприятиеләргә кагыла.
Министрлыкта белдерүләренчә, әлеге чара автоҗитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын сакларга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерик, 2025 елның декабре ахырында ук профильле ведомство утильләштерү җыемын түләү срогын күчерергә тәкъдим иткән иде.
