ru24.pro
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

0

Татарстанда аномаль салкын һава торышы сишәмбегә, 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бу көннәрдә республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 9-14 градуска түбән була, дип хәбәр итә синоптиклар.

25 һәм 26 гыйнварда төнлә һәм иртән температура -24, -29, уйсу җирләрдә һәм язганда -30, -35 градуска кадәр төшә. Көндез исә -16, -22 градус була (25 гыйнварда урыны белән -26).

27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21..-26 градус көтелә (республиканың көнчыгыш өлешендә -32). Көндез температура -10, -15 градуска кадәр күтәрелә (көнчыгыш районнарда -18).