ru24.pro
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә

0

Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Чемпионатның төбәк этабы 17 ноябрьдә башланды һәм 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар республиканың 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә уза.

Чемпионат төп яшь категориясендә 234 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 118 компетенция буенча үткәрелә. Гомумән алганда, чемпионатта 6 меңнән артык кеше: конкурсантлар, экспертлар, мәйданчыкларның техник администраторлары һәм волонтерлар катнашачак.

«Һөнәри осталык чемпионатлары яшь белгечләргә яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача һәм гомумән төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итә. Нәкъ менә чемпионатлар һәм ярышлар вакытында республикабызның киләчәген формалаштыручы һәм Татарстанның инновацион технологияләр һәм заманча һөнәрләр үзәге буларак абруен ныгытучы иң яхшы кадрлар ачыклана», – дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар төбәк этабы партнерлары булган предприятиеләрдән стажировка узу яки эшкә урнашу турында тәкъдим ала алачак.

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, кадрлар мөмкинлекләрен көчәйтергә һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Ярышлар «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.