Һава торышы бозылу сәбәпле, эшкә соңга калган өчен җәза каралганмы?
Юрист Илья Русяев начар һава торышы аркасында эшкә соңга калган очракта, үзеңне җаваплылыкка тартуны булдырмый калу мөмкинме икәнен сөйләгән. Бу хакта RT сайты яза.
«Кар көртләре һәм транспорт хәрәкәтендә өзеклекләр аркасында эшкә соңга калу Россия хезмәт хокукларында хезмәт дисциплинасын бозу буларак карала, чөнки хезмәткәрнең эш көне башлануга килеп җитү бурычы Хезмәт кодексында беркетелгән», – диде ул.
Шул ук вакытта, гаеп мәсьәләсе юридик әһәмияткә ия, дигән юрист.
«Эш бирүче хезмәткәрнең үз бурычын вакытында үти алуын һәм үзенә бәйле сәбәпләр аркасында моны эшләмәвен исбатлагач кына, дисциплинар җаваплылык рөхсәт ителә. Әгәр гаеп булмаса, соңга калу үзе юридик мәгънәдә җинаять булудан туктый», – дип аңлаткан ул.
Нәтиҗәләрне квалификацияләү өчен эштә булмауның дәвамлылыгы хәлиткеч булып кала, дигән Русяев.
«Дүрт сәгатьтән дә кимрәк вакытка соңга калу эштә булмау дип саналмый. Димәк, моның өчен эштән азат итү законсыз. Эш бирүче кисәтү яки шелтә белән генә чикләнергә хокуклы, чөнки дисциплинар җәзалар исемлеге ябык, һәм анда ниндидер штрафлар юк», – дип сөйләгән ул.
Әгәр хезмәткәр 4 сәгать һәм аннан да күбрәк вакыт эштә булмаса, бу хәл формаль рәвештә «прогул» була, моның өчен эштән куарга мөмкиннәр, дигән юрист.
«Бу квалификация нигезле сәбәп булмаганда гына мөмкин, ә һава торышы факторы нәкъ менә монда практик әһәмияткә ия була. Кар яву яки транспорт коллапсы җаваплылыкка тартуны автомат рәвештә булдырмый кала, дигән махсус кагыйдә законда юк», – дигән ул.
Белгеч сүзләренчә, 2026 елда эш шартларын бәяләүнең гомуми алымы кулланыла.
«Очракның объективлыгын раслаганда экстремаль һава торышы шартлары һәм транспорт хәрәкәтендә шуңа бәйле өзеклекләр нигезле сәбәп буларак таныла ала», – дип сөйләгән ул.
Практика күрсәткәнчә, хезмәткәрне яклауның төп элементы соңга калган көнне үз-үзеңне корректлы тоту була, дип өстәгән Русяев.
Җитәкчене кисәтеп кую, рейсларны гамәлдән чыгару, транспорт тоткарлану яки юлларны ябу турында рәсми хәбәрләрне теркәү вазгыятькә хокукый бәя бирүне сизелерлек үзгәртә, дигән ул.
«Процедураны үтәгәндә, эш бирүче, хезмәткәр очраган реаль шартларны исәпкә алып, язма аңлатма таләп итәргә һәм гаепнең авырлыгын бәяләргә тиеш. Нәкъ менә шушы этапта һава торышы көнкүреш аргументы булудан туктый һәм юридик яктан әһәмиятле фактка әверелә», – дип нәтиҗә ясаган ул.
