ru24.pro
Все новости
Январь
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек кызны такси таптаган мизгел видеога эләккән

0

Казанда зебра аша юл аркылы чыгып барган 14 яшьлек кызны такси машинасы бәрдергән. Казан Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, авария 1 гыйнварда 13:50 сәгатьтә булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

KIA Rio такси машинасы белән 56 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Татарстанның Биектау районында яши, машина йөртү стажы 28 ел.

Видеодан күренгәнчә, такси Габишев урамы буйлап Сафиуллин урамына таба бара. Көйләнми торган җәяүлеләр кичүенә җиткәндә ул туктамый һәм кыз баланы уздырмый.

Кызны авария урыныннан ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.