ru24.pro
Все новости
Январь
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2026 елда кемнәр пенсиягә чыгачак

0

2026 елда пенсиягә чыгу тәртибе турында «Татар-информ» яза.

Хәзерге вакытта Россиядә пенсия реформасы бара. Пенсиягә чыгу яше 2019 елдан 2028 елга кадәр арта. Реформа беткәч, пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь була.

2026 елда пенсиягә чыгу хокукы бирелә:

  • 1962 елда туган ир-атлар, аларга 64 яшь тула,
  • 1967 елда туган хатын-кызлар, аларга 59 яшь тула.

Шулай ук пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен законлы нигезе булган кешеләр дә пенсия түләүләрен рәсмиләштерә ала, диелә хәбәрдә.