ru24.pro
Все новости
Январь
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Оборона министрлыгы: Татарстан территориясендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелде

0

РФ Оборона министрлыгы Татарстан өстендә беспилотникларны бәреп төшерү турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона самолет тибындагы 58 БПЛАны тотып алган һәм бәреп төшергән. Аларның бишесе Татарстан территориясендә бәреп төшерелгән.

Татарстаннан тыш, башка төбәкләр дә һөҗүмгә дучар булган. Аерым алганда, 24 БПЛА Белгород өлкәсе өстендә, 13 – Кырым өстендә, 10 – Азов диңгезе акваториясе өстендә, 3 – Краснодар крае өстендә, 1әр беспилотник – Курск, Липецк һәм Ростов өлкәләре өстендә бәреп төшерелгән.

Искәртеп үтик, бүген иртән Әлмәт районы территориясендә һава сакланышы чаралары беспилотникны бәреп төшергән иде. Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.

«БПЛАны бәреп төшерү нәтиҗәсендә, аның кыйпылчыклары яна башлады, ул Нефть технологик системасы объекты территориясендә җиһазларның эшли алу-алмавына йогынты ясамады», – дип хәбәр иткән иде район администрациясе матбугат хезмәте.

Оператив хезмәтләр һәм район җитәкчелеге вакыйга урынына тиз арада килеп җиттеләр, дип билгеләп үттеләр. «Зыян күрүчеләр юк. Әлмәт халкына куркыныч янамый», – дип өстәделәр җирле администрациядә.

ТР Рәисе матбугат хезмәтендә шулай ук Әлмәт районы территориясендә БПЛА һөҗүмен шәрехләделәр.

«Бүген иртәнге 8.00 сәгать тирәсендә Әлмәтнең резервуар паркына дошман беспилотниклары массакүләм һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә янгын чыкты.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урынга оператив килеп җиткән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны сүндергән.

Халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый», – дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

  • Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә 08:06 сәгатьтән беспилотник һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә иде. 7 сәгатьтән соң режим гамәлдән чыгарылды.