ru24.pro
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Ләйлә Галиева Яңа ел алдыннан сөенече белән уртаклаша

0

Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Ләйлә Галиева, ниһаять, яңа фатирына күченгән. Җырчы сторисларында күрсәткәнчә, фатирда әле һаман да ремонт эшләре бара. Ләкин Ләйлә Яңа елны яңа фатирында каршыларга ниятләгән.

Бездә Яңа ел алды мәшәкатьләре, дуслар. Менә монда техника китерделәр, биредә тарттырылган түшәмнәр, ә биредә гардероб ясыйлар. Барысын да параллель рәвештә эшлибез.

Күрүегезчә, бар нәрсәм дә бар. Кер юу машинам гына юк. Миңа Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип баш ватучыларга идея, – дип сөйли ул.

Ләйлә Галиева ире белән аерылышканнан соң милек бүлеште. Шәһәр читендәге зур йортларын ире, шулай ук җырчы Рөстәм Галиевка калдырып, иске фатирларына күченде. Соңрак Ләйлә әлеге фатирын зур ташлама белән сатуга куйды.