ru24.pro
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

«Бабайлар йорты»: Илсөя Бәдретдинова үзенең кызыклы коллекциясен күрсәтте

0

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә матур итеп бизәлгән чыршысын күрсәтте. Аның янына җырчы Яңа ел символы булган уенчыклар да тезеп куйган. Анда Кыш бабай да, Кар кызы да, Кар бабай да, киләсе ел символы – ат та бар. Бигрәк тә Кыш бабайлары күп күренә. Илсөя видео астына «Бабайлар йорты» дип язып та куйган.

Коллекцияне җырчының язылучылары да ошаткан. Алар: «Абау, бигрәк күп болар синдә», «Кем Бәдретдинованың адресын белә, языгыз әле… Яңа елны шушы матурлык янында каршы аласым килә», «Кайсы яктан гына Кыш бабай юк монда», – дигән комментарийлар калдырган.