Ачуын тыя алмаган ир-ат күрше хатынын үтергән һәм кисәкләргә бүлгәләгән
Архара шәһәр тибындагы поселокта яшәүче ир-ат күрше хатынын үтергән һәм кисәкләргә бүлгән өчен суд каршына басачак. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, августта 52 яшьлек ир-ат спиртлы эчемлекләр эчкәндә күршесе белән ачуланышкан, шуннан соң аның муенына, битенә һәм тәненә берничә тапкыр пычак белән кадаган. Зыян күрүче хатын-кыз урында ук үлгән.
«Икенче көнне дә ачуын тыя алмаган ир-ат спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам иткән һәм мәетне кисәкләргә бүлгәләгән. Караңгы төшкәч, ул мәетне алып чыгып, яшерергә тырышып караган, әмма үтеп баручылар аны күреп алган. Шуннан соң ул качкан», – диелә Амур өлкәсе прокуратурасы хәбәрендә.
Шул ук төнне җинаятьтә шикләнелүче ир-атны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше («Үтерү») һәм РФ Җинаять кодексының 244 нче маддәсенең 1 нче өлеше («Мәетне мәсхәрәләү») буенча гаепләнә.
«Район прокуратурасы җинаять эшен карау өчен судка җибәрде», – диелгән хәбәрдә.