ru24.pro
Все новости
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Баянчы Ильяс Шәрипов әти булган

0

Баянчы, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Кариев театры актеры Ильяс Шәрипов беренче тапкыр әти булган. Тормыш иптәше Гөлшаһидә аңа малай бүләк иткән. «Төкле аягың белән, улыбыз! Бүген тәүге тапкыр әти-әни булган көнебез», – дип язды музыкант үзенең сәхифәсендә.

Сабый, әти-әнисенең туй көненә бүләк булып, 28 июль көнне дөньяга аваз салган. Ильяс белән Гөлшаһидә узган ел шундый ук матур июль аенда никахларын рәсмиләштергәннәр иде.

  • Театр артисты, баянчы Ильяс Шәрипов өйләнгән, дип язган идек.

Ильяс белән Гөлшаһидә сәхнәдәш дусларыннан һәм язылучыларыннан бик күп котлаулар кабул иткәннәр.

«Бәхетле, сау-сәламәт сабый булсын», «Тигезлектә, сөенеп үстерергә язсын», «Үз әти-әнисе канаты астында, бәхетле булып, якыннары янәшәсендә, куанычлар гына китереп үссен», «Үрнәк әти-әни булырга язсын сезгә», – диләр аларга.