«Бала туганчы йөкле булуын белми». Кияүдәге хатын сабый мәетен 6 ай сутыкычта саклаган
9 июльдә Ростовның Суворовск микрорайонында Платон Клята урамындагы чүп контейнерында бала мәете табылган. Соңрак хокук саклаучылар баланың әнисенең шәхесен ачыклаган – ул 28 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Тикшерүчеләр «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Сабыйның әнисе кияүдә. Моңа кадәр аларның балалары булмаган, бу гаилә имин саналган.
Баланы хатын-кыз ярты ел элек үк тапкан булырга мөмкин, диелә.
– Ул бала тапканчы йөкле булу турында белмәвен, симез булу сәбәпле, корсагы үсүен сизмәвен әйткән, – ди басма чыганагы.
Хатын хатын-кызлар консультациясендә хисапта тормаган. Баланы өйдә тапкан. Һәм ул аның үле килеш тууын әйткән.
Ул мәетне нишләтергә белмәве һәм суыткыч камерасына тыгып куюы турында сөйләгән. Шунда мәет 6 ай торган. Шушы көннәрдә хатын аны ишегалдындагы чүп контейнерларының берсенә чыгарып ташлаган.
Хокук саклаучылар суд-медицина экспертизасы билгеләгән. Ул сабый үлеменең төгәл сәбәбен ачыклаячак, диелә хәбәрдә.