ru24.pro
Все новости
Июль
2025

Истә тотыгыз: балалар суда батканда кычкырмый!

0

Киноларда күрсәтелә торган судан ярдәм сорап кычкыру кадрлары – миф. Су төбенә киткәндә бала кычкырмый: организм бөтен көчен сулыш алырга һәм су төбеннән чыгарга омтылуга тота. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бер генә чара бар: бала гел игътибар үзәгендә булырга тиеш һәм аны яр буеннан карап тормаска. Югыйсә ярдәм итәргә өлгермәскә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе киңәшләре:

  • балаларыңны су янында караучысыз калдырма;
  • балаңның кайда икәнен һәрвакыт бел, аның ялын оештыр;
  • «Коену тыелган» билгесен игътибарсыз калдырма;
  • җиһазландырылган комлыкларда гына коен.

Видео: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе телеграм-каналыннан