Җир җиләгеннән тәмле кайнатма рецепты
Җир җиләгенннән кайнатманы да төрлечә ясап карыйсы килә. Бу рецепт белән кайнатмыйча да ясап, туңдыргычта сакларга, шулай ук кайнатып та ясарга була.
Җиләкләрне чистартырга, юарга кирәк. Кайнатма өчен 2 кг җиләк, 1600 кг шикәр комы (җиләкнең баллылыгына карап азрак яки күбрәк салырга мөмкин) кирәк була.
1 кг җиләкне блендер белән вакларга яки изәргә, ә икенче килосын бөтен килеш калдырырга. Икесен берләштереп, шикәр комы белән болгатып куярга. Ара-тирә болгатып торырга, шикәре эреп беткәч, сүрән утта 20 минут кайнатып алырга һәм, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга мөмкин. Шулай ук кайнатмыйча гына банкаларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Василова