ru24.pro
Все новости
Июнь
2025

Анафилактик шок һәм клиник үлем: диңгездә су коенган турист көчкә исән калган

0

Иркутскида яшәүче Екатерина өчен күптән көтелгән ялы коточкыч хәлгә әйләнә. Вьетнамда ял иткәндә, аны агулы медуза чага. Себер кызы анафилактик шок һәм клиник үлем кичерә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

– Бу минем чит илгә беренче сәфәрем түгел, – дип сөйли Екатерина. – Азиядә ял итәргә яратам. Чираттагы ялга дустым Наталья белән бергә киттек. 25 апрельдә без Вьетнамга очтык, ә аннан Камбоджа һәм Таиландка барырга җыендык. Бу – бик кызыклы сәфәр булырга тиеш иде.

1 майда, Себер кызлары Вьетнамда булганда, Фукуок утравындагы Старфиш пляжына юл тоталар. Монда су коенырга һәм кояшта кызынырга гына түгел, матур диңгез йолдызларын күрергә дип тә киләләр.

– Без килдек, мин су коендым һәм диңгез йолдызларын фотога төшердем. Судан чыкканда, тәнемнең януын сиздем. Медуза кармавычлары белән сул кулымны урап алган, эчем һәм аягыма да тигән. Ярга кадәр нибары 2 метр гына иде. Мине дөньядагы иң зур шөпшә чаккандай булды, – ди ул.

Авыртудан хатын аңын югалта. Алга таба нәрсә булганын ул соңрак дус кызыннан гына белә. Екатерина судан чыга да җиргә егыла. Аның янына берничә кеше йөгереп килә. Алар арасында Новосибирскидан Дмитрий да була, ул гаиләсе белән ял итәргә килгән була. Бәхеткә, аның кызы һәм хатыны табиблар булып чыга, ә беренче ярдәмне ул үзе күрсәтә. 20 минут дәвамында Дмитрий Екатеринага ясалма сулыш ясый. Ир-ат хатын-кызның йөрәген эшләтеп җибәрүгә ирешә. Аннан аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар.

Табиблар Екатеринага уколлар ясыйлар, төрле аппаратларга тоташтыралар.

Эзләрдән күренгәнчә, медуза кармавычларының зурлыгы 2 метр чамасы булган. Алар планетадагы иң көчле агуларның берсен үз эченә алган күзәнәкләр белән капланган. Медузалар үтә күренмәле, шуңа күрә, зур булсалар да, суда аларны күрү мөмкин түгел.

19 майда Екатерина Иркутскига кайткан һәм дәвалануын дәвам иткән. Табиблар, тулысынча терелеп бетү 1 ел дәвам итәргә мөмкин, дигән. Ә пешкән эзләре гомерлеккә калачагын әйткәннәр, диелә хәбәрдә.