ru24.pro
Все новости
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Дөресен әйткәндә, барысын сөйләп тә бетерәсе килми»

0

Татар эстрадасында бердәнбер абыйлы-сеңелле җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар әтиләре авырып китү - сынау һәм алар аны узарга тиеш, дип кабул итә. Бу хакта Дилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

Аларның әтиләре Җәүдәт абый Онкология үзәгендә берничә операция кичерде, һәм, тернәкләнү узып авылга кайтканчы, ярты елга якын вакыт узып та киткән. Авылда Булат йорт территориясендәге үләнне чаба, әтисе контрольдә тота.

– Миндә «авылский» халат. Беренчедән, зур рәхмәт теләкләрегез өчен! Сезнең хатларны укып барам, әтигә дә укыйм. Сәламәтлегенә килгәндә төрле вакытлар була. Дөресен әйткәндә, барысын сөйләп тә бетерәсе килми. Без Булат белән тырышабыз. Һәрбер кешегә ниндидер сынаулар бирелгән икән, кеше аны узарга тиеш. Иң мөһиме, кәефне төшермәскә!

Әти белән булганның 90 процентын да күрсәтмим. 2 ай бик авыр булды, хәзер җиңелрәк. Катетерны кисеп ата. Аның хәтере юк. Исемнәрне, вакыйгаларны һәм нәрсә ашаганын оныта. Гомумән «күңелле». Безне үз ата-аналарын караучылар гына аңлар, – ди ул.

Дилә Нигъмәтуллина әтисенең зур шатлыгы турында әйтте

Дилә Нигъмәтуллина әтисенең хәле турында: «Инде 13 көн караватта»