Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева гаиләсендә күңелле хәбәр бар
Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева гаиләсендә шатлыклы вакыйга булырга тора. Илүсә белнә Рушан икенче тапкыр әти-әни, ә Алим абый булырга җыена. Бу хакта блогер турыдан әйтмәсә дә, шулай уйларга җирлек биреп тора.
Ул ит исен яратмавын, шулай да иренә итле ризык әзерләве турында яза.
«Беренче көмәнем белән алай булмаган иде. Хәзер мин берникадәр шокта», – дип яза ул.
Аннары блогер ире белән язышканын күрсәтә. «Иремә игътибар җитми. Ә мин тәмам хәлсез»,— дип тә язган ул.
«Миндә көчле токсикоз. Бар нәрсә ачуымны чыгара. Алим иртәнге сәгать 7дә тора да бертуктамый кычкыра. Син киткәннән бирле йокламады. Мин плитә яныннан китмәдем, пешердем, юдым, чистарттым. Җитмәсә, син дә канәгать булмыйча киттең. Мин берәү генә. Мине бүлгәләп булмый», – дип язган ул иренә.
«Ярар, хәзер аңлашыла», – дип җавап язган ире.