Татарстанның халык артисты Равил Галиев фермада авыл хуҗалыгы уңганнарын ял иттергән
Татарстанның халык артисты Равил Галиев Сабантуйлар арасында төрле чараларда актив катнаша. Ул Тукай районы Күперле авылында сарык үрчетүчеләр алдында чыгыш ясаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
«Эшмәкәр Наил Габдрахманов (фотода) бик кирәкле эш башкара. Ул җимерелеп беткән ферманы яхшылап ремонтлап, сарыклар үрчетә. Татарстаннан бу эш белән шөгыльләнүчеләрне җыеп тәҗрибә уртаклашты. Ә мин авыл хуҗалыгы уңганнары алдында чыгыш ясадым. Алар татар җырларын тыңлап ял иттеләр», – дигән артист.