Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Идеальный» ирләр юк, сабыр хатыннар гына бар»
Бүген бик кызганыч әйбер: бөтен илдә дә, Татарстанда да гаиләләрнең 70 проценты таркала, хәтта авыл-районнарда да аерылышу күрсәткече 50-60 процент тәшкил итә. Һәм иң аянычы, мөселманнар арасында тагын да күбрәк. Сәбәп нәрсәдә икән?
Сериал караганыгыз, татар халык әкиятләрен укыганыгыз бармы?! Ул нәрсә белән бетә? Сериалда төп геройлар ЗАГСка барып язылышалар, ә татар халык әкияте туй белән тәмамлана. Ә уйлап карасаң, чынлыкта сериал бит ул өйләнешкәч башлана гына, өйләнешкәнчегә кадәр булганы – «чепуха».
Ислам дине Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таяна. «Гыйбадәте Исламия» китабында Коръәндә 6226 аять дип күрсәтелсә, башка чыганакларда 6666 аять бар дип әйтелә. Шулай ук миллионга якын хәдис бар. Без боларның бөтенесен дә белеп бетерә алмыйбыз. Ләкин хәзерге яшьләр арасында «безгә галимнәр кирәкми, үзебез Коръән-хәдистән нәтиҗә чыгара алабыз» дигән ялгыш караш таралган. Әлбәттә, Коръән һәм хәдисләр буенча гамәл кылырга ярый, ләкин үзлегеңнән нәтиҗә ясау өчен билгеле бер таләпләр үтәлергә тиеш: Коръәнне яттан белү, мәшһүр дин галимнәренең тәфсирләрен өйрәнү, әти-әни ягыннан җиде буын «безупречный» булу. Шул шартлар үтәлгәннән соң гына: «Миңа мәзһәб тә, остаз да кирәк түгел, мин үзем нәтиҗә ясый алам», - дип әйтеп була.
Күбебез белми: хәдисләрне дә, аятьләрне дә өйрәнергә кирәк. Әмма Ислам дине 4 кагыйдәгә сыеп беткән. Шул 4 кагыйдә буенча яшәсәк: «Без Ислам буенча яшибез», - дип әйтә алабыз.
«Исламның беренче кагыйдәсе – ярату»
Исламның иң беренче кагыйдәсе – ярату. Без Аллаһы Тәгаләне һәм бөтен ул яраткан әйберне яратырга тиеш. Сине яраткан кешене генә түгел.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Начарлык эшләгән кешегә яхшылык белән җавап кайтарыгыз. Ул сиңа начарлыкны сине начар кеше дип эшлидер. Әгәр син аңа яхшылык белән җавап кайтара алсаң, килер бер көн ˗ ул үзенең фикереннән кире кайтыр һәм синең дустың булыр. Әмма моны бөтен кеше дә эшли алмас, бары тик сабыр һәм иманлы кеше генә эшли алыр», - ди. Аллаһы Тәгалә безгә сабырлыкның һәм иманның үлчәвен бирә. Әгәр шулай эшли алмыйбыз икән, димәк, без шайтан вәсвәсендә, «гыйбадәтеңне тикшерергә һәм үз өстеңдә эшләргә кирәк» дигән сүз.
Ярату турында иң күп фильмнар төшерелгән, иң күп җырлар җырлана аның турында, шигырьләр языла. Ә ярату нәрсә соң ул? Аны каян белеп була? Бер кешедән: «Нәрсә ул ярату? – дип сорагач, «Ике тиленең өченчесен булдырырга маташуы», - дип җавап биргән.
«Ир хатынга, хатын иргә уңайлы булсын дип тырыша икән, ул йорттан беркайчан да бәхет кошы китми»
Никахка баргач: «Ник бу кызны аласың яки ник бу егеткә чыгасың?» – дип сорыйсың. «Мин аны яратам, мин аның белән бәхетле булам», – дип җавап бирәләр. Дөрес җавапмы? Гаилә корганда үк ният дөрес түгел. Без яратып өйләнешәбезме, әллә эгоизмыбызны кайгыртыпмы? Без эгоизмыбызны кайгыртып өйләнәбез, «моны алам да яки кияүгә чыгам да, миңа аның белән лафа, рәхәт була» дип. Туй үткәч, сериал бетә, тормыш башлана: бишектә бәби елап ята, тегендә - пычрак чүпрәк, монда - савыт-саба. Бәхет күренмәгәч, гаилә таркалырга тотына.
Дөрес җавап мондый булырга тиеш: «Мин аны яратам, мин аны бәхетле итәм». Ярату ул – яраткан кешеңне кайгырту, син үзеңне, үзеңнән алып, башкаларга бирәсең, ә үзеңне генә кайгырту – эгоизм. Син күршең, туганың, хатының, балаларың өчен тырышасың икән, бу – ярату.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Принцесса воров» дигән кинода, һәрвакыттагыча, бер егет бер кызны ярата, әмма ул кыз икенче егетне ярата. Сугыш барган вакытта берәү кыз ярата торган егеткә җәядән ата, әмма теге егет бара да көндәшен гәүдәсе белән каплый. Без аның урынында булсак, «көндәш юк ителде, кыз безнеке» дип шатланыр идек. Ә ул: «Әгәр ул егет үлсә, мин яраткан кыз бәхетсез була. Мин ничек үзем яраткан кешене бәхетсез итим?!» - ди. Менә ярату ничек була.
Һәркем үзен кайгырта. Хатын-кыз: «Мин ашарга пешерергә дә, идән юарга да, бала карарга да тиеш түгел, мин укыдым», - ди, ә ир-ат: «Син миңа тегесен-монысын тиеш; минем ризалыгымны алмасаң, сиңа җәннәт насыйп тугел», - ди.
Минем яныма бер егет килде. Әнисе, хатыны, үзе бер фатирда торалар. Хатыны үзенә аерым бүлмә таләп итә, ә әнисе: «Сез миңа «уф» дип әйтергә дә тиеш түгелсез», - ди. Егет миңа: «Мин инде ике мәдрәсә бетердем. Тагын кайда укыйм икән?» – дип сорый. Бу, чыгып китеп, мәдрәсәдә проблемадан котылып торырга җыена.
Әгәр ир хатынга, хатын иргә уңайлы булсын дип тырыша икән, ул йорттан беркайчан да бәхет кошы чыгып китми. Әгәр дә син кемнедер яратасың икән, син ул кешегә уңайлык тудырудан рәхәтлек табарга тиеш. Шуңа күрә яратуның иң беренче билгесе – яраткан кешеңне кайгырту. Мондый ярату бала белән әти-әни арасында була. Бала бәхетле, сау-сәламәт икән, безгә бернәрсә дә кирәк түгел.
Хакыйкатьтә егет белән кыз арасында «ярату» дигән әйбер юк, чөнки алар бит бер-берсе белән яшәп карамаган, алар аның нәрсә икәнен белми. Анда «нәфес» дигән әйбер бар. Мәсәлән, кемнеңдер машина аласы килә, ә кемнеңдер шул кызны аласы килә. Әлбәттә инде, күңел тартмаган кешене алып булмый, ләкин Аллаһы Тәгалә: «Гаилә корганнан соң, алар бер-берсенең кимчелегенә сабыр итеп, ярдәм итеп яшәсәләр, картайган көннәрендә мин аларның араларына мәхәббәт салырмын», - дигән. Ә болай егет белән кыз арасындагы ярату турында хәдистә дә, аятьтә дә юк.
Без хатын белән 44 ел тордык. Иртә белән күзне ачам да «әби сулыймы икән» дип капшап карыйм, әби суласа, яшәргә була. «Исән генә була күрсен», - дисең, бәхетле булу өчен башка бернәрсә дә кирәк түгел.
Бер бабай балык тотып утыра икән. «Бабай, бабай», - дигән сүз ишетә. Борылып карый – беркем юк, куак астында бака утыра. Бака: «Бабай, ал мине, үп мине, мин хәзер чибәр кызга әйләнәм», - дия. Бабай әкертен генә кармагын җыя, баканы кесәсенә сала да кайтырга чыга. Бака кесәдән башын тыга да: «Бабай, син дуракмы яки чукракмы? Чибәр кызга әйләнәм», - ди. Бабай: «Чибәр кыз кирәк түгел, сөйләшә торган бака кирәк», - ди.
Бүген социаль хезмәткәрләр өеңне дә җыештыралар, ашарга да пешерәләр, ләкин мыгырдаганыңны кем тыңлый. Кул астыңда әбиең яки бабаң булса, ачуың чыкты икән, аның кем икәнен әйтеп бетерәсең, пар чыга, аннары утырып бергә чәй эчәсең – лафа бит инде. Тормыш бит гел бер төрле генә бармый: балалар бүген «әти-әни» дип йөгереп йөриләр, әмма бер вакыт бит аларның үз тормышы була, ә тыныч картлык булсын өчен, иргә хатын, хатынга ир кирәк.
Аллаһы Тәгалә гаиләне әманәт итеп биргән икән, нинди генә җайсызлык чыкса да, бер-беребезгә сабыр итәргә, мәхәббәт күзе белән карарга кирәк.
«Идеальный» ирләр юк, сабыр хатыннар гына бар»
Яратуның икенче билгесе – гафу итә белү. «Идеальный» ирләр юк, сабыр хатыннар гына бар. Бер хатын казый янына барган да: «Иремнән аерылам?» – дип әйтә икән. Казый: «Ярар, ипи пешереп китер, ләкин бер әйберен дә үзеңнән алма», - ди. Башта бер күршесенә әйбер сорап кергән, теге моны сүгә: «Җүләр, шундый ирдән аерылалармы, минеке белән торып кара», - ди. Икенче, өченче һәм җиденче күршесе янына кергәннән соң, ире күзенә фәрештә булып күренә башлаган. «Минекеннән дә начараклар белән торалар икән, мин аерылышмаска булдым», - дип әйтә казыйга.
Бүгенге көндә «үзем өчен кайчан яшим соң» дип әйтергә яраталар. «Үзем өчен яшәү» дигән сүз һәлакәткә алып бара торган юл. Менә Көнбатыш халкы үзе өчен яши, ни теләсәләр, шуны эшлиләр, ләкин киләчәге бармы – юк. Аллаһы Тәгалә аларны икенче хәерле кавем белән алыштырып бара, халык саны аз. Һәм бездә дә шул ук хәл, чөнки без Ислам дине буенча яшәмибез.
Аллаһы Тәгалә: «Хайваннан да түбән төшерермен», - ди. Нинди дәрәҗәгә төшү була ул? Кайбер кешеләр: «Исерекнең аунап ятуы», - ди, ләкин бер генә хайван да яралган баласын юк итү өстендә эшләми, ничек булса да дөньяга китереп, үстерергә тырыша. Бүген адәм баласы җинаятьчедән сакланганга караганда бәбидән ныграк саклана. Безнең Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булмагач, әти-әнигә мәхәббәт юк та юк инде, әмма балага да мәхәббәт юк бит, баланы без карьера ясарга комачаулаучы дип кабул итәбез. Махсус хәрби операциядә «үлүчеләр саны фәләнгә җитте» дип хәбәр итәләр, әмма көн саен безнең илдә 11 мең аборт ясала, 11 мең баланың җаны коела.
«Сүз хакыйкатьтә бернәрсә түгел»
Яратуның өченче билгесе – кеше сүзенә карамау. Диңгез суына таш аткач, ул болганмый, шулай ук үтә-күренмәле булып кала. Без дә кеше сүзенә карарга тиеш түгел.
«Сүз кеше үтерер» дигән гыйбарә бар. Сүзгә карап үпкәлибез, гаилә таркатабыз, кан басымы күтәрелә, әмма сүз хакыйкатьтә бернәрсә түгел. Сине сүгәләр, хурлыйлар, ләкин Аллаһы Тәгалә каршында синең гаебең юк икән, сиңа моннан берәр зыян бармы?! Синең гөнаһың гына кими бит, чөнки аларның савабы сиңа күчә, ә синең гөнаһың – аларга.
«Исламның икенче кагыйдәсе – зыян салмау»
Исламның икенче кагыйдәсе – зыян салмау. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башкалар зыян күрмәсләр», - ди. Димәк, без табигатькә дә, бер-беребезгә дә телебез белән дә, кулыбыз белән дә зыян салмаска тиеш.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Исламның өченче кагыйдәсе – канәгать булу»
Исламның өченче кагыйдәсе – канәгать булу. Гаилә таркалуның ике генә сәбәбе бар: бер-береңә сабыр итмәү һәм канәгать булмау. Бер-беребездән дә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәттән дә канәгать була белергә кирәк.
Берәү 4 тапкыр өйләнгән. Дуслары: «Ник хатын алыштырасың, алар барысы да бер төрле бит», - дигәч, «Юк, егетләр, ялгышасыз, алар берсеннән-берсе «хуже», - ди икән. Сабырсызланып, гаилә таркатып, бәхетле булган кеше әле юк. Нәфесне җиңгәч, кеше канәгать була, шуның белән безгә тынычлык килә. Менә үги ананың төпсез кисмәккә су тутыртуы турында әкият бар, нәфес артыннан куу ул – төпсез кисмәккә су ташыган кебек, аның чиге юк. Шуңа күрә, нәфесне тәрбияләү өчен, Аллаһы Тәгалә безгә Ислам динен биргән.
«Исламның дүртенче кагыйдәсе – кирәкмәгән җиргә кысылмау»
Исламның дүртенче кагыйдәсе – кирәкмәгән җиргә кысылмау. «Иң элек башкаларны ничек өйрәтергә икәнен өйрәнегез, чөнки берәү дә үзен өйрәткәнне яратмый», - дип әйтелә. Ә без кыз белән малайны да, күршене дә өйрәтәбез, ләкин шәхси яктан үрнәк бирергә кирәк. Саратовтан кайтканда Әләзәнгә кердем. Җимерек авыллар арасыннан бардык-бардык та, тегендә Әләзән тора. Мине мәчеткә алып керделәр дә: «Вәгазь сөйлә», - диләр, «сезгә бернинди дә вәгазь кирәкми, сез үзегез вәгазь», - дим.
Әгәр дә кеше шул әйберләргә ирешә алмый икән, димәк, ул намаз укымый – зарядка ясый, ураза тотмый – ач тора, хаҗ кылмый – экскурсия ясый. Безнең балаларыбыз да күп булырга, гаиләбездә дә, эшебездә дә тәртип булырга тиеш. «Әнә мөселман кешесе ничек яхшы эшли, нинди матур мөселман гаиләсе», - дип сокланып әйтерлек булырга тиеш.