ru24.pro
Все новости
Июнь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кош-корт яратучы фермер Рушан Сайранов: «Чеби алган яшьләрне күргән юк»

0

«Кошман – райондагы иң зур авылларның берсе, 9 еллык мәктәпләре, 50 урынлык тулы балалар бакчасы бар. Монда яшьләребез бик күп яши, күбесе район үзәгендә дә эшли. Эшмәкәрләре белән да данлы авыл. Әле Петр I юлы белән килдек. Санкт-Петербургны төзегәндә, элек бездән имәннәр ташыганнар бит инде. Таш юл. Ә кошчылык фермасына килгәндә, аның хуҗасы Рушан Сайранов – бик тырыш, булдыклы авыл егете», – дип таныштырды безне Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина.

«Хезмәт хакы түләнә торган берәр эшкә кереп кенә утырыргамы, дигән чаклар да юк түгел»

Кошчылык фермасы хуҗасы булган яшь эшмәкәр Рушан Сайранов:

Туган як, үзебезнең үскән җиребез бик якын. Аллаһка шөкер, үзебезнең туган якны, кошчылык фермасын күтәрәбез. Шунысы шөкер: хәләл продукция әзерлибез. Күңелдә бары тик туган җиребезгә бер бөртек кенә булса да игелек, файда калдыру теләге инде. Хезмәт хакы түләнә торган берәр эшкә кереп кенә утырыргамы, дигән чаклар да юк түгел! Теге, ничектер, тынычрак эшкә.

Безнең график та бит катлаулы. Мәсәлән, чеби кайтты икән: сәгать саен, утын ягып, торакны җылытып торам. Температура һәм дымлылыкны да күзәтәм. Кешене эшкә ялласаң, җаваплылык булуы да кирәк бит әле. Ә авылда яшәү, төпләнү темасына килгәндә, күптән түгел сеңлекәш белән сөйләшеп утырдык. Ул – шәһәрдә яшәүнең, мин исә авылда көн күрүнең плюсларын яздык. Һәм безнең «ничья» булды.

Кемдер «авылда яшәве бик арзанга төшә» дип уйлый алаю Ләкин гап-гади суганнан гына санап карыйк: ярминкәдән суганны 600 сумга алып була. Ә монда без 600 сумга чәчүлек суганы гына алырга мөмкин. Әле аның эшкәртүләрен дә санасаң… Шулай да үзең үстергән яшелчә дә, мал-туар ите дә кадерлерәк бит, – ди ул.

«Кеше 100 чеби алып китте – 10 мең сумны кире кайтару мөмкинлегенә ия»

Рушан әфәнде кошчылык белән 2017 елда шөгыльләнә башлаган. Булган сарайны үзгәртеп төзедем, җылылык керттем, башта 200-500 баш чеби үстердек. Иң башта аз күләмнән башлаган идек, беренче тапкыр куана-куана сатып караганнарыбыз истә.

Продукцияне сату белән проблема юк. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2019 елда «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча 1,5 млн сумлык ярдәм алуга ирештек. Идел аръягы зонасы белән эшлибез. Клиентлар Кайбыч та, Казанда гына түгел, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Чувашия якларында да бар.

Әле 5 мең кош-кортка исәпләнгән ферма төзегәндә, шуның белән чикләнермен, дип уйлаган идем. Янәсе, миңа җитә. Шуннан менә 2022 елда икенче ферманы сафка бастырдык. Партия-партия чеби үстерәбез. Былтыр 30 меңне үстерсәк, быел менә әлегә үк 25 мең булды. Ел саен үстерелгән чебиләр санын арттырырга омтылабыз. Агымдагы елда да күбәйтергә исәплибез.

Гадәттә, чеби чыгарырга сыйфатлы Европа йомыркаларын гына алырга тырышабыз. Беренче 2 партия Чехиядән кайтарылган йомыркалар иде, чебиләре бик шәп үсәләр. Аннары монда безнең җылы идән, даими ягып торабыз: җылыда, яхшы шартларда гына үсәләр.

Сатырга чебиләрне базарга өстерәп йөргән юк, халык үзе килеп ала. Кирәксә, комбиазык та сатабыз. Шуннан соң рәсми төстә эшләвебез өстәмә уңайлыклар бирә, онлайн касса бар фермада. Кирәк булса, субсидия өчен документларны да бирәбез: килешү, «накладной» һәм акт кәгазьләре. Аннары 50-100 баш кош алучылар документларын ветеринар хезмәткә, авыл Советына җибәрә, һәм 1 башка 100 сум исәбеннән субсидия кайтарыла. Мәсәлән, кеше 100 чеби алып китте – 10 мең сумны кире кайтару мөмкинлегенә ия. Халык шуңа кызыгып та килә.

Күбрәк 3 атналык чебиләрне алалар, субсидия өчен дә оптималь вариант. Көзгә таба зурракларны сата башлыйбыз, суярга алалар. Ветеринар таләпләрне үтәү дә зарур. Хәзер кош-кортта нинди генә чирләр тапмыйлар. Чебиләрнең ничек үскәнен социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемнәрдә дә күрсәтеп барабыз, – ди фермер.

  • ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, әлеге көндә 30 көнлек чебиләр хакы уртача 400-420 сум. Ә тәүлеклек бәясе – 110 сумны тәшкил итә икән.

Фермада ярдәмгә эшчеләрегез дә бармы яки үзегез генә эшлисезме?

Фермада күпчелек үзебез эшлибез. Ләкин, ярдәм кирәк булганда, күршеләрне, туганнарны һәм дусларны да чакырабыз. Абый, апа, сеңлекәшләр дә җәй кайта. Аннан соң җәйләрен мәктәп укучылары килеп, тәүге хезмәт хакларын эшләп китә. Яшьләр бик каты рациональ дә бит, алардан да нәрсәләргәдер өйрәнәм.

Мал, кош-корт үстергәндә азык сыйфаты да мөһим бит әле.

Комбиазыкны 2 җитештерүчедән алабыз. Берсе Свердловск өлкәсеннән кайта, икенчесен үзезбенең Арчадан алабыз. Күпләп алабыз, чөнки сыйфаты яхшы. Һәрхәлдә бәясе кыйммәт инде.

Соңгы вакытта бәяләр артуы сизеләме сезгә, Рушан әфәнде?

Хаклар арта шул. Комбиазыкның килосы уртача 50 сумга чыга. Чебиләр исә доллар бәясенә бәйле: тәүлеклек чебиләрне 110 сумнан сатабыз. Арзан, дип булмый инде. Әмма сыйфатлы, халык яхшыны ярата бит инде. Очсызга алып алданып була бит.

«Болай иткәч, тавыклар май җыя һәм матур була»

Сез тавык ите дә сатасыз бит?

Үстерелгән, суелган бройлерлар да сатабыз. Шуннан халыкка шашлык, ысланган итләр дә сатабыз. Шашлык алучылар да хәтсез.

Игенчелек белән дә шөгыльләнәсез, дип ишеткән идем.

Без бодай һәм арпа кебек бөртекле культуралар чәчәбез күбрәк. Тулаем алганда 140 гектар сөрү җиребез бар. Бөртекле культураларның рентабельлекләре нык түбән. Сату бәясе арзанракка да чыга… Бик мәгънәсе юк бу юнәлешнең әлегә, шуңа күрә игенчелек белән ныклап шөгыльләнмим. Чебиләр үсә төшкәч, мин комбиазыкны үзебезнең ашлыктан да ясарга тотынам. Комбиазыкны алам һәм аңа бодай һәм кукуруз кушам: болай иткәч, тавыклар май җыя һәм матур була. Әлбәттә, шул авырлыклары 2,5-3 кило була. Тәме дә аш өчен яхшы була. Суярга бик ашыкмыйбыз. Зур-зур фабрикаларда 40-45 нче көннәрдә суела, ә бездә – абзардагыча үстереп.

Хәзер тирес түгүләргә кадәр законлаштырылды...

Законнарга килгәндә, әллә нинди катлаулы кагыйдәләр килеп чыгып тора ул. Ул кануннар олы фабрикаларга да, кечкенә фермалар өчен дә бер бит әле. Аны мәсәлән гап-гади фермер үтәп тә бетерә алмый инде. Әмма без барыбер дә максималь рәвештә аларны үтибез: кеше кертмибез фермага, дезинфекция чараларын күрәбез. Үзебез кергәндә дә махсус процедураларны үтибез, – ди фермер.

Рушан әфәнденең йорты да фермадан бик ерак түгел. Ындыр-бакча артына гына диярлек бала-чага өчен уйнарга мәйданчык та, футбол өчен капкалар да ясалган. Киләчәктә янәшәдә генә күл дә ясап куярга җыена.

«Хәзер авыл халкы да үскән кош-кортны сатып кына алырга ияләште бит. Былтыр менә үзем дә үстереп мәшәкатьләнмәдем. Рушаннан гына алдык та, суйдык та туңдыргычка тутырып куйдык. Бер танышым белән сөйләшеп торган идек, мин кош-корт үстерүгә вакытны сарыф иткәнче, үз эшемне башкарам да аннары сатып алам», – ди Эльвира апа Заһидуллина.

Рушан абый сүзләренчә, хәзерге көндә чеби алучылар арасында өлкәннәр күбрәк. «40+. Чеби алган яшьләрне күргән юк. Хәтта шашлыкны да маринадланганны, әзерне генә алалар. Әле алучы булганда – халыктан чебиләргә дә, тавыкка да, иткә дә ихтыяҗ булганда эшләячәкбез», – ди ул.

Авыл җире уңганнарны ярата, диләр. Чыннан да, шулай әле Рушан абый кебекләр булганда авыллар яшәр һәм яшәрер, дигән өметтә каласы килә.