«20 еллык тарихны ябып...»: Венера Аитова ТНВдан китә
Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова ТНВдан китә. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«2004 елдан башланган 20 еллык тарихны ябып, өр-яңа биттән башлыйм.
Хыялый студент кыздан җитди журналистка үсү, дистәләгән проектлар, нольдән башлап, иң популярга әверелгән тапшырулар, туры эфирда янып-көеп, татарның асыл ул-кызлары белән бихисап четрекле темаларны күтәрү, шәп команда, тугандай якын хезмәттәшләрем өчен рәхмәт, ТНВ! Хәерле сәгатьтә!» – дип яза ул.
Алып баручы урнаштырган посттан күренгәнчә, ул эштән үз теләге белән китү турында гариза язган.