Июнь аенда отпуск алмау хәерле
Кайбер кешеләр июнь аенда ялга китәргә планлаштыра. Быел Татарстан халкына июнь аенда отпуск алу финанс яктан отышлы түгел. Ни өчен отышлы түгел икәне – «Татар-информ» материалында.
Хезмәткәргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы көннәрнең уртача санына карап исәпләнә (29,3). Шул ук вакытта эш көненең бәясе аларның санына бәйле, чөнки һәр айда андый көннәр саны төрлечә.
Димәк, айда эш көннәре никадәр азрак булса, аларның бәясе шулкадәр югарырак, чөнки нәтиҗә хезмәт хакы үзгәрешсез кала. Димәк, аз гына эш көннәре булган айларда ял иткәндә, акчалата югалту суммасы да арта.
Агымдагы елның июнендә биш көнлектә эшләүче татарстанлыларның 18 эш көне һәм 12 ял көне булачак. Шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган гадәти эш көннәреннән тыш, республика халкы Корбан бәйрәме уңаеннан – 6 июньдә, Россия көне уңаеннан 12 июньдә ял итәчәк. Шулай ук 13 июньдә өстәмә ял көннәрен күчерү сәбәпле ял булачак.
Елның башка айлары белән чагыштырганда, июнь отпуск алу өчен иң отышсыз айларның берсе санала. Эш көннәре гыйнварда гына азрак булган.
Шулай ук 2025 елда отпуск өчен май ае отышлы булмады, ноябрьдә ял алу да финанс яктан отышсыз. Бу айларда 18шәр эш көне. Татарстан хезмәткәрләре өчен отпуск өчен иң отышлы айлар – июль һәм октябрь. Бу айларда 23шәр эш көне булачак.