Марат Яруллин «буйдак» сүзен тәнендә «мәңгеләштергән»
Марат Яруллин быелгы турының исемен үзенең тәнендә «мәңгеләштергән». Ул ботына «буйдак тур» дигән татуировка ясаткан.
Видеода күренгәнчә, җырчы татуировка ясату салонына барып йөрмәгән. Сәхнәгә утырган килеш, «Буйдак» җырын җырлый-җырлый ясаткан.
«Буйдак тур» гомергә минем белән», – дип язган ул Телеграм-каналында.
Тәндәге язу быелгы тур тәмамлану уңаеннан ясалган булса кирәк. Кичә Уфада «буйдак туры» тәмамланган. «Бүген 85 нче концерт, мин бәхетле. Зур рәхмәт! Бу тур истә калачак. Алда – яңа сезон», – дип сөйли ул концерт алдыннан һәм тамашачыларына, режиссерына һәм командасына рәхмәтен җиткерә.
