ru24.pro
Все новости
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Аюдан йөгереп качып булмый». Татарстан урманнарында җитмешләп көрән аю яши

0

«Бездә 70ләп аю яши»

Көрән аю урманда яши, Россиядә аның популяциясе 290 мең баштан арта, дигән мәгълүмат бар. «Башка төбәкләрдәге кебек, Татарстанда да аюларның саны елдан-ел арта. Беренче чиратта, бу – аны ауларга ярамау белән бәйле иде. Хәзерге вакытта республикада якынча 70ләп аю яши, дип фаразлана. Алар Киров өлкәсе, Удмуртия, Марий эл һәм Башкортстан территорияләреннән килә», – дип сөйләде Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов.

Шуңа күрә узган ел көрән аю Татарстанның «Кызыл китабы»ннан чыгарылган. Көрән аюны язгы һәм көзге сезонда аулыйлар. Ләкин әле аны ауларга рөхсәт ителми, чөнки квота билгеләнмәгән. Мәсәлән, Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия һәм Башкортстанда аюга ау рөхсәт ителгән инде. Әйтик, Марий Элда аларга ау сезоны, гадәттә, август азагыннан ноябрь азагына кадәр оештырыла. Әмма аучылык хуҗалыкларында бу җанварларның саны арту сәбәпле, үткән ел язгы чорда да ау рөхсәт ителгән булган.

Аюларны санау – катлаулы эш

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков сөйләгәнчә, элек республика территориясендә аюлар Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара һәм Арча районнарында яшәсә, хәзер Лаеш һәм Питрәч районнарына кадәр барып җиткәннәр. Бу җанвар Иделнең икенче ярында – Югары Ослан, Буа, Тәтеш районнарында да очрый. Аларның саны чынлап та елдан-ел арта, дип раслады белгеч.

Ринат Чиспияков: «Бер аюны ауларга рөхсәт бирү өчен аучылык хуҗалыгында кимендә 4 җанвар яшәргә тиеш».

Фото: © «Татар-информ»

Әмма аюларны санау җиңел түгел. Татарстанда бу эш апрельдә башланган һәм җәй азагына кадәр дәвам итәчәк. «Һәр аучылык хуҗалыгында якынча саннарны сентябрьгә белербез, шуңа карап квота билгеләнер. Бер аюны ауларга рөхсәт бирү өчен аучылык хуҗалыгында кимендә 4 җанвар яшәргә тиеш», – дип аңлатты Ринат Чиспияков.

Аюларны аулау да җиңел түгел, шуңа күрә теләсә кем моңа җөрьәт итми. «Татарстанда соңгы елларда аюның кешеләргә һөҗүм иткән очраклары булмаса да, аны күрүчеләр бар. Мәсәлән, кемнәрдер Балык Бистәсе, Теләче, Яшел Үзән, Әгерҗе (һ.б.) районнарында күргән. Узган җәй мин үзем дә М7 трассасыннан машинада барганда урман буенда аю күрдем», – диде Ринат Чиспияков.

Көннәр җылыткач, май бәйрәмнәрендә, гомумән, ялларда күпләр табигатькә чыгарга ярата. Урман буйларында ялгыш кына аю очрамасын өчен сак булырга кирәк. Мәсәлән, ниндидер сәбәп аркасында кышын йокламаган аю йөрергә мөмкин. Бигрәк тә балалы ана аюны очрату куркыныч.

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Аю очраса, нишләргә?

1. Тавышланырга. Мәсәлән, гөмбәгә һәм җиләккә тимер чиләк белән йөрергә һәм шуңа сугып тавыш чыгарырга. Аю еракта булса, китеп баруы ихтимал.

2. Зур булып күренергә: кулларны өскә күтәрергә яки ян-якка сузарга, кием чабуын ян-якка тартырга, киселгән агач төбенә басарга, сумка яки рюкзакны башка куярга һәм бик көчле тавыш чыгарырга.

3. Йөгереп качарга ярамый. Аю сәгатенә 50 чакрым тизлек белән чаба ала. Аннан йөгереп качып булмый. Иң яхшысы, аңа арка белән борылмыйча, әкрен генә атлап китәргә. Аюның күзләренә карарга ярамый.

4. Үлгән булып кыланырга була, диләр, әмма бу – бик шикле карар. Аю барыбер тикшереп белергә теләячәк.

5. Агачка менеп качу – бу инде нинди аю очрауга карап. Аю балалары, 2-3 яшьлек ата аюлар, 3-4 яшьлек ана аюлар агачка бик җитез үрмәли. Картлары – иренә, ә зур-тазалары менә алмый.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова