ru24.pro
Все новости
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

45 иң билгеле яшь татар журналисты

0

Гөлүзә Ибраһимова, «Интертат»

1997 елның 7 гыйнварында Тәтеш районы Үтәмеш авылында туган. Кияүдә түгел.

«Интертат» электрон газетасы шеф-редакторы

Укыган урыны: КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты.

Журналистика дөньясына мин очраклы килдем. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына эләгүем зур бәхет булды. Бу һөнәрне яраттым һәм шул юлдан алга атладым. Монда кешеләргә файда китерә алуымны аңладым һәм бу миңа дәрт биреп торды. Журналист булу – бертуктаусыз үсеш, хәрәкәт. Юлымда очраган һәр остазыма рәхмәтлемен.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Зилә Мөбәракшина, «Татар-информ»

1998 елның 23 апрелендә Казанда туган. Кияүдә түгел

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясендә баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы.

Укыган урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе.

Иң беренче хикәям 9 яшемдә «Салават күпере» журналында басылып чыкты. Шул көннән алып тормышымны журналистика, кешеләр белән аралашудан, татар дөньясыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Татарстан журналистикасы тарихында үз эземне калдырырга әзермен. Журналистика минем өчен - җан таләбе.

Фото: © Зилә Мөбәракшина

Энҗе Габдуллина, «Ялкын»

Актаныш районы Такталачык авылында 2001 елның 17 июлендә туган. Кияүдә.

«Ялкын» журналы баш мөхәррире, аңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә, «Интертат» электрон газетасында эшли.

Укыган урыны: КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбен тәмамлаган (бакалавр һәм магистр).

Журналистика минем дөньядагы бөтен кызыксынуларымны канәгатьләндерә торган өлкә булып чыкты. Минем өчен иң кызыклы һөнәр, чөнки журналистика сине төрле җирләргә илтә, төрле кешеләр белән таныштыра, төрле темаларга чумдыра. Татар журналистикасына язырга яратуым, мәктәптә чакта ук дистәләгән китап укуым һәм шул көчле кызыксынуым алып килгәндер.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Зилә Дәрҗеманова, «Ялкын»

Әлмәт районы Кичүчат авылында туган, 22 яшь. Кияүдә түгел.

«Ялкын» журналы баш мөхәррир урынбасары.

Укыган урыны: КФУ (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе).

Мәктәпне тәмамлаганда мин тормышымны я театр белән, я журналистика белән бәйләргә теләдем. Мин иҗади кеше, киләчәгемне дә шуның белән бәйлисе килде. Театр институтына мине алмадылар, әмма журналист булып эшли башлагач, мин үземне актриса, рәссам, диджей, агроном кебек һөнәрләрләрдә сынап карый алдым. Чөнки бу өлкә шулкадәр киңкырлы. Өстәвенә, мин эшемдә көн саен диярлек контент ясыйм, зумерлар өчен бәхет бит бу!

Фото: © Зилә Дәрҗеманова

Лилия Гыймазова, «Ватаным Татарстан»

2002 елның 21 мартында Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туган.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Укыган урыны: 2023 елда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында укуын тәмамлаган.

Журналистикага 2019 елда - югары уку йортында белем ала башлагач килдем. Мин кечкенәдән эзләнүдә. Һәрвакыт яңалыкка, яңа белемнәргә омтылам. Шул ук вакытта мине иҗат дөньясы да гел ымсындырып тора. Мәктәптә укыганда ныклап торып әдәбият белән кызыксындым. Һәм шул вакытта мине сүзнең көче сокландырды, аның хикмәте үзенә тартты. Менә шуларның барысы да хәзерге көндә журналистика дөньясында кайнавыма сәбәпче булгандыр.

Фото: © Лилия Гыймазова

Гөлинә Мөхәммәтьярова,«Көмеш кыңгырау»

1998 елның 4 июлендә Мамадыш районы Урта Сон авылында туган.

«Көмеш кыңгырау» газетасында баш мөхәррир урынбасары. Журналистикага 2021 елда килгән.

Укыган урыны: Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетына тәмамлаган.

Журналист — үзеңне күрсәтә ала торган иҗади һөнәр. Миңа әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны күзәтү, газета-журналлар уку ошый. Бала чакта ук укытучылар биргән иншаларны язарга, уй-фикерләремне кәгазьгә төшерергә ярата идем.

Фото: © Гөлинә Мөхәммәтьярова

Илүзә Касыймова, «Шәһри Казан»

2000 елның 12 гыйнварында Арча районы Мәмсә авылында туган.

Укыган урыны: КФУның социаль-фәлсәфи һәм массакүләм мәгълүмат чаралары институты, Югары журналистика мәктәбе, 2018-2022 (бакалавр), 2022-2024 (магистр)

Журналистика дөньясына 2016 елда килеп кердем һәм биредәге мохиткә гашыйк булдым. Әни мине Арчада урнашкан «Нур» балалар телерадиостудиясенә мәҗбүриләп алып килде. Мең рәхмәт аңа! Мин шигырьләр, хикәяләр яза идем, ә публицистик жанр белән соңрак таныштым. Төрле бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләр яуладым, һәр ел саен «Алтын каләм» яшь журналистлар фестивалендә катнаштым... Менә шуннан соң тормышымны бары тик журналистика белән бәйләргә теләвемне аңладым! Мин башка өлкәдә үземне күз алдыма китермим дә, башка эш белмим дә кебек. Радио, ТВ һәм басма мәгълүмат чаралары – менә минем мәхәббәт!

Фото: © Илүзә Касыймова

Динар Нуретдинов, «Мөслим-информ»

1999 елның 25 апрелендә Мөслим районының Мөслим авылында туган.

Телеоператор-монтажер булып эшли. 2019 елның 14 маенда «Мөслим-информ»га эшкә килә.

Укыган урыны: Мөслим гимназиясен тәмамлаган, Һөнәри белеме юк.

Бу һөнәрне сайлавының сәбәбен кечкенәдән видеолар төшерүенә бәйләп аңлата.

Мәктәптә укыганда укучылар тормышы турында видеоязмалар әзерли идек. Төрле чаралар үткәргәндә тавыш көйләүне, аппаратура белән эшләүне миңа йөклиләр иде. Бу өлкә белән кызыксынуым мине редакциягә китерде.

Фото: © Динар Нуретдинов

Илгизә Галиуллина, «Шәһри Казан»

2004 елның 26 гыйнварында Зәй районы Югары Налим авылында туган.

Укыган урыны: КФУның социаль-фәлсәфи һәм массакүләм мәгълүмат чаралары институты, Югары журналистика мәктәбе (2021-2025).

Журналистика белән 10-11 сыйныфларда кызыксынып киттем. Музыка мәктебен тәмамлагач, җыр-бию белән шөгыльләнгәч, Мәдәният институтына укырга керәсе идем. Аллаһ саклады, ул минеке түгел. Шулай да хәзер барыбер «Шәһри Казан» газетасында мәдәният темасын яктыртам. «Шәһри Казан» газетасына университетның 1 курсында килдем. Бүгенгә кадәр шушы редакциядә эшлим. 2 курстан «Болгар радиосы» белән дә хезмәттәшлек итә башладым. Анда яңалыклар хезмәте хәбәрчесе буларак эшлим. Журналист һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный. Безнең һөнәр шуның белән кыен да, рәхәт тә, үзенчәлекле дә.

Фото: © Илгизә Галиуллина

Әдилә Әхмәтшина, «Шәһри Казан»

2003 елның 17 маенда Тәтеш районы Байраш авылында туган.

Укыган урыны: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ( 2021-2025).

Журналистикага максатчан рәвештә килмәдем. Тормышымны икътисад белән бәйләмәкче идем. Ләкин әлеге юнәлешкә кереп, укый башлагач, ялгышмаганымны аңладым. Елдан-ел нәкъ менә журналистика, тел юнәлешендә укума шатланам гына. Студент биредә үзен иҗади яктан ача, аралашу сыйфатларын арттыра. Үземнең профессиональ юлымны мин күптән түгел генә «Шәһри Казан» редакциясендә башладым. Биредә институтта алган белемнәренең практикада кулланырга өйрәнәм. Олы тәҗрибәле журналистлар белән эшләп, журналистиканың яңадан-яңа серләрен, мөмкинлекләрен ачам. Алган белемнәр мине үз юнәлешемдә үсергә ярдәм итә һәм шәхес буларак ача.

Фото: © Әдилә Әхмәтшина

Рүзәл Шәрипов, «ТНВ» телеканалы

Арчада туган. 21 яшь.

«ТНВ» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы корреспонденты, алып баручы.

Журналистикага шигырь сөйләп эләктем. Мәктәптә укыганда очраклы рәвештә кастингка җибәрдәләр. Анда шигырь сөйләргә кирәк булган икән. Габдулла Тукайның «Туган теле» генә искә төште, шуны сөйләп Арчадагы «Нур» балалар телерадиостудиясенә эләктем. 4 ел анда шөгыльләнгәч, нинди һөнәр сайларга дигән уй да булмады. Әмма август аенда, вузга укырга керүчеләрнең исемлеге чыкканчы ук, «Татарстан» дәүләт радиосына эшкә урнашып куйдым.

Беренче тапкыр туры эфирга чыккан көн Тукайның туган көненә туры килде. Бер елдан ТНВга килдем. Яңалыклар хезмәтендә эшләү - рухи яктан сыный һәм чыныктыра, дөньяны башка яктан ача торган эш. Иң кызыгы - вакыйга урыныннан турыдан-туры элемтәгә чыгу. Берсендә эфирга 1 минут кала микрофонның батарейлары, икенчесендә колакчыннар сүнде. Әле 10 секунд кала Ак Барс киемендәге зур курчак йөгереп килеп кочаклап, чәчне тузгытып, өйрәнгән текстларны оныттырган да иде. Кадр артындагы бу мизгелләрне тамашачыга сиздермәү - иң катлаулысы һәм шул ук вакытта кызыгы да.

Фото: © Рүзәл Шәрипов

Лиана Бәхтиева, «ТНВ» телеканалы

Чаллыда туган. 24 яшь.

«ТНВ» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы корреспонденты.

Укыган урыны: КФУның журналистика факультеты.

Мәктәптә укыганда ук хикәяләр яза идем. Соңрак татар теле укытучысы җитәкчелегендә, башка укучылар белән, гимназия яңалыкларын туплап, айга бер тапкыр газета чыгара башладык. 7 кешедән торган редколлегия җыелды. 11нче сыйныфта укыганда, «Яңа гасыр» каналы «Әйдә ТНВга» дигән грант конкурсы игълан итте. Мин анда җиңеп чыккан 3 кешенең берсе идем.

КФУның журналистика факультетында максатчан укып, телеканалга эшкә килдем. Тәүге сюжетымны әле дә хәтерлим. Галиәсгар Камал театрында куелган «Хуш, авылым!» спектакленең репетициясеннән репортаж ясадым. Айдар Җәббаровка бирәсе сорауларны тәҗрибәле журналистлардан алдан тикшерттем. Ул репортажны гаиләбез белән телевизор каршына утырып карадык. Шулай итеп, мәдәният темасын үз иттем. Хәзер җитдирәк темаларны ышанып тапшыралар. Хәзер укуымны дәвам итәм. Җәен магистр диссертациясе яклаячакмын.

Журналист эше авыр булса да, үзенә тартып тора. Чөнки һәр минут саен диярлек дөньяда нинди дә булса вакыйга була. Аны беренчеләрдән булып белү, анализлау, башка кешеләргә тиз арада дөрес мәгълүмат җиткерү өчен тырышабыз. Бездә коллектив бик зур. Яңалыкларда гына 60 кеше эшли. Редактор-продюсерларыбыз күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган остазлар, без бөтен татар дөньясы танып белә торган алып баручылардан дәрес алабыз, шул ук вакытта яшьләр күп – менә шундый телевидение мохитендә, Республиканың төп каналында эшләп ятабыз.

Фото: © Лиана Бәхтиева

Чулпан Галимова, «Ватаным Татарстан»

1999 елның 1 сентябрендә Кайбыч районы Олы Кошман авылында туган.

Мәктәптә 8 сыйныфта укыганда «Алтын каләм» бәйгесе аша журналистика минеке булуын аңладым. Аңа кадәр Мисыр турында өйрәнүче галим булырга теләгән идем. Һәрчак вакыйгалар үзәгендә булу, матурлыкны, гаделлекне күрү һәм күрсәтү өчен журналистиканы сайладым.

Фото: © Чулпан Галимова

Рания Нәфыйкова, «Зәй офыклары»

2003 елның 9 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә туган.

«Зәй офыклары» газетасы белән иҗади элемтәдә мәктәп елларыннан тора. Җәйге иҗади практикаларны «Зәй офыклары» газетасында үткән.

Укыган урыны: 1-9 сыйныфка кадәр Түбән Кама районы Югары Чаллы авылы мәктәбендә укыган, 10-11 классны Зәй шәһәре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә белем алган (шул елларда «Зәй офыклары» газетасы эше белән кызыксына). 2022 елда Казан Дәүләт федераль университетының журналистика факультетына укырга керде.

Мәктәптә укыганда бу һөнәрдә кечкенә генә тәҗрибәм булды – мәктәп газетасын чыгара идек. Шул чактан сүз сәнгатен ярата башладым. Журналист эше – ул гел камилләшү, хакыйкатьткә омтылу, яшеренне күрә белү осталыгы. Җәлеп итә торган төп әйбер – гел белем алу, яңалык белү, шәхес буларак үсү мөмкинлеге. Ул һәрвакыт хәрәкәт, эзләнү. Миңа һәрвакыт ааралашу, кешеләр, тарихлар кызыклы булды. Бу минем өчен гади генә эш түгел, ә тормышны өйрәнү, дөньяны төрле яклап күрү мөмкинлеге. Хәзер мин өченче курста укыйм һәм бу юлдан борылырга теләмим. Журналист булу теләгемне күңелемдә җылылык белән саклыйм.

Фото: © Рания Нәфыйкова

Раил Садретдинов, «Татарстан» телерадиокомпаниясе

1994 елның 11 июнендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган. Өйләнгән.

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә радио тапшырулары алып баручысы, проектлар авторы.

Укыган урыны: Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоомуникацияләр югары мәктәбе бакалавриат (2016), магистратура (2018), аспирантура (2021).

Журналистика - ул яшәү рәвеше. Бәләкәйдән кызыксынучан идем. Университетта укыган еллардан ук, 2013 елдан зур журналистикада. Хезмәт юлымны «Татарстан Яңа гасыр» телеканалыннан башлаган идем. Укып бетергәч тә, журналистиканы ташламадым. Хәзер минем өчен ул яшәү рәвешеннән битәр бер миссиягә әверелде.

Фото: © Раил Садретдинов

Алина Кондратьева, «Туганайлар»

1995 елның 10 гыйнварында Мамадыш районы Алабай авылында туган.

2023 елның июнь аенда «Татмедиа» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасында сайт редакторы булып эшли башлый. Укыган урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты (бакалавр, 2018).

Журналистика минем өчен — кызыклы кешеләр белән танышу, яңа белем һәм тәҗрибә туплау, иҗади сәләтне үстерү мөмкинлеге. Студент елларыннан ук мине журналистның яшәү рәвеше җәлеп итә иде: мәгълүмат агымында булу, вакыйгалар үзәгендә кайнау, кешеләр белән аралашу, сәяхәтләр, төрле чараларда катнашу. Журналистика — ул даими хәрәкәт. Һәр көн яңа очрашулар, танышулар алып килә. Ул кешене үзенең уңайлы мохитеннән чыгарырга мәҗбүр итә, төрле кешеләр белән эшләргә өйрәтә. Журналистика — даими өйрәнү мөмкинлеге бирә. Һәр яңа материал — ул яңа темага чуму: фән, сәнгать, икътисад, мәдәният, спорт…

Фото: © Алина Кондратьева

Лиана Мәрданова, «Ватаным Татарстан»

1995 елның 15 июнендә Актаныш авылында туган.

Укыган урыны: КФУ, Югары журналистика мәктәбе (бакалавр, магистр)

2012 елда 10 сыйныфта укыганда мине «Сәләт» лагерына чакырдылар. Шунда мин «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миннуллина һәм бүлек мөхәррире Луиза Янсуар белән таныштым. Журналистика түгәрәгенә язылдым, анда безне мәкаләләр язарга, темалар табарга һ.б. өйрәттеләр. Мин башта татар теле укытучысы булырга теләгән идем. «Ялкын» журналында бер санда өч мәкаләм басылып чыккач, аңладым: «Минем юл шушы». Һәм хәзер үземә шул карар өчен бик рәхмәтлемен! Бу — иң дөрес, йөрәктән чыккан карар иде.

Фото: © Лиана Мәрданова

Лилия Гатина, «Чаллы ТВ»

«Чаллы ТВ» компаниясендә «Яңалыклар» тапшыруы алып баручысы. Кияүдә түгел.

Укыган урыны: Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтының икътисад факультетында укыган. Хәзер Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетында укый.

Журналистика минем хыялым иде.

Фото: © Лилия Гатина

Әдилә Шакирова, «Күңел» радиосы

2001 елның 20 гыйнварында Чаллыда туган. Кияүдә.

«Күңел» радиосында алып баручы. 2020 елда журналистикага килгән.

Журналистикада иҗади потенциалны тормышка ашырып була.

Фото: © Әдилә Шакирова

Айзилә Батырханова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе

1995 елның 5 декабрендә Биектау районы Дөбъяз авылында туган. Кияүдә түгел.

«Татарстан» телеканалында «Яңалыклар» тапшыруын алып бара. «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруының авторы һәм алып баручысы, «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе.

Укыган урыны: Казан федераль университетының филология һәм журналистика бүлекләрен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институтында укый.

Балачагымнан мин «телевизор эчендәге» апаларның матур, аһәңле сөйләменә кызыга идем. Шулар кебек буласы килү теләге тормышымны телевидение белән бәйләде.

Фото: © Айзилә Батырханова

Алмаз Шиһабетдинов, «ТНВ»

1997 елның 9 июнендә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туган. Өйләнгән, малай үстерә.

Укыган урыны: 2015 елда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм журналистика бүлегенә укырга керә, 2019 елда тәмамлый.

Журналистикага тартылу студент елларында көчәя. Тел, милләт дип янып йөргән егет сүз аша халыкка үз фикереңне җиткереп булуын аңлап ала. Беренче басмаларны институт газетасында чыгара. 2017 елдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында һәм «Интертат» электрон газеталарында корреспондент булып эшли башлый. 2018 елда «Мәдәни Җомга» газетасына интернет-журналист вазифасына күченә. Шул ук елны үзен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең PR бүлегендә сынап карый һәм хәзерге көнгә кадәр татарча сайт редакторы булып хезмәт куя.

Фото: © Алмаз Шиһабетдинов

Резеда Нуриева, «Алабуга нуры»

2001 елның 26 гыйнварында Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган.

2024 елның июнендә «Алабуга нуры» район газетасында эшли башлаган.

Укыган урыны: КФУның Алабуга институтында «татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы» белгечлеге бунгча югары белем алган.

Журналистика — минем күптәнге хыялым, җирле газетаның хәбәрче вакансиясе турында игъланны күргәч, бер мизгел дә икеләнмәдем. Бу һөнәр миңа көн саен яңа кешеләр белән очрашу мөмкинлеге бирә, вакыйгалар дөньясына чума алуны, иҗат өчен киң мәйдан ача. Яңа гына университет тәмамлап, карьерамда беренче адымнарны ясаучы буларак, минем өчен социаль тәҗрибә туплау бик мөһим, һәм журналистика миңа моның өчен киң мөмкинлекләр ача. Нигә нәкъ менә татар журналистикасы? Җавабы гади: татар теле — минем туган телем, һәм мин аны иркен белүем, бу телдә сөйләшә, яза алуым белән чын күңелдән горурланам. Туган телгә булган мәхәббәт мине илһамландыра, эшемне йөрәккә тагын да якынрак итә.

Фото: © Резеда Нуриева

Инзилә Хөсәенова, «ТНВ» телеканалы

Инзилә Хөсәенова (Сәлахова) – Азнакай районының Сәпәй авылында туган. 25 яшь, кияүдә.

«ТНВ» каналында «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы корреспонденты.

Укыган урыны: 2018 елда ТНВ каналының яшь белгечләрне җәлеп итү өчен булдырылган «Әйдә ТНВга» конкурсында җиңә һәм Казан федераль университетының «Журналистика» факультетында телеканал гранты хисабына укый.

«Татарстан хәбәрләре»ндә практикага йөри башлаганда, 18 яшь тулган гына иде. Шуннан бирле редакциядә эшлим. Укыган чорда параллель рәвештә татар газета-журналларына мәкаләләр яздым. ТНВга килгәч, эшләгән беренче репортажым әле дә хәтердә. Мине Казан зоопаркына хайваннар дөньясын төшерергә җибәрделәр.

Бүген ул көннәрне елмаеп искә алырга яратам. Чөнки хәзер мин БРИКС саммиты, «Россия – ислам дөньясы. Казан форум» кебек халыкара вакыйгаларны яктыртам. Катлаулы, җитди репортажларны ышанып тапшыралар. Сукбай этләр, юлсызлык проблемасы булсынмы, шәһәр-бистәләрдәге чүп чыгарылмаумы, судлар, аварияләр – барысын да оператив рәвештә төшереп, эфирга чыгарып барабыз.

Халыкара вакыйгалар үзәгендә кайнау, танылган шәхесләрдән, җитәкчеләрдән интервьюлар алу, барлык яңалыкларны беренче булып белү, милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләргә бару, аларның яшәү рәвешен күрү – татар телевидениесендә эшләүнең иң күркәм мизгелләре. Минемчә, телевидениедә эшләгән кеше – универсалга әйләнә. Син дисциплинага, кешеләр белән аралашырга өйрәнәсең һәм үзеңне төрле яклап һәм бик тиз арада үстерәсең.

Фото: © Инзилә Хөсәенова

Рәфидә Галимҗанова, «Идел»

999 елның 5 гыйнварында Саба районы Яулаштау авылында туган.

Укыган урыны: КФУ, Югары Журналистика мәктәбе (татар журналистикасы юнәлеше), 2017 ел.

Журналистика минем өчен һөнәр генә түгел, ә иҗади яктан үземне ачу һәм җәмгыятькә йогынты ясау мөмкинлеге. Бу гаҗәеп кызыклы һәм күпкырлы өлкә, анда мин киң аудиториягә мәдәният, яшьләрнең заманча һөнәрләре һәм аның актуаль проблемалары турында сөйли алам. Миңа журналистикада даими үсәргә, яңаны сынап карарга һәм вакыйгалар үзәгендә калырга мөмкинлек бирә торган динамик формат ошый.

Фото: © Рәфидә Галимҗанова

Гөлназ Рәшитова, «Болгар» радиосы

2003 елның 20 февралендә Әгерҗе шәһәрендә туган.

Укыган урыны: Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә белем алдым. 2019 елда Казанга киләм һәм Казан педагогия көллиятендә белем алам (Башлангыч сыйныф укытучысы). Бүген КФУ Татар журналистикасы факультетының «Яңа милли медиа» бүлегендә белем алам (2нче курс).

«Нәфис сүз» юнәлеше буенча Республикакүләм һәм Россиякүләм конкурсларда катнашып беренче урыннар яуладым. «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион конкурсы лауреаты. 2019 елда журналистика белән кызыксына башлыйм: 2019 - «Tatar Today» медиа агентлыгында веб-редактор булып эшлим; 2022-2023 - Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Белем радиосы» билингваль интернет-радиосында башта алып баручы, соңыннан эфирга чыгаручы редактор булып эшлим. Моннан тыш «Белем.ру» мәгариф порталы редакторы.

2023 елның август аенда ТРның Мәдәният министрлыгы белән берлектә үземнең проектымны башлап җибәрдем. Яшь талантларны танытуга һәм татар телен саклауга юнәлгән «ЯшьЛайн» тапшыруын алып бардым; 2023 елның ноябреннән «Болгар радиосы»ның «Яңалыклар» хезмәтендә алып баручы булып эшлим.

Талантлы яшьләр белән таныштыру эшен дәвам итәм. 2025 елның март аеннан «Болгар Радиосы» эфирында «Элемтә» тапшыруы яңгырый.

2025 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: © Гөлназ Рәшитова

Гүзәл Закирова, «Идел»

1997 елның 10 декабрендә Балтач районы Куныр авылында туган.

Укыган урыны: КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлеше), 2015 ел.

Журналистика – төрле өлкәләрдә үсү, ачылу мөмкинлеге. 2025 елда журналист – журналист кына түгел, ә гел яңа күнекмәләр булдырып, аларны камилләштереп торучы шәхес.

Фото: © Гүзәл Закирова

Фирүзә Вәлиева, «Идел»

1998 елның 16 августында Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туган.

Укыган урыны: КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар филологиясе факультеты.

Журналистикага 2021 елны килдем. Журналистика минем өчен тарих, ә фотография - мин аны сөйләгән тел. Мин аны шуның өчен сайладым: моментларны күрсәтергә генә түгел, ә аларга мәгънә, контекст, дөреслекне дә салырга телим.

Фото: © Фирүзә Вәлиева

Алсу Мансурова, «Идел»

2000 елның 20 мартында Әлмәт шәһәрендә туган.

Укыган урыны: КФУның «Журналистика» факультеты, «Яңа милли медиалар» юнәлеше.

Журналистика белән укырга кергәч үк шөгыльләнә башладым: баштан редакцияләрдә практика узсак, бераздан редактор биремнәре буенча йөри башладым. Бакалавриатны тәмамлаганнан соң, һөнәрем буенча рәсми эшкә урнаштым. Журналистика язу белән генә түгел, төрле юнәлешләр белән бәйле. Ягъни медиа өлкәсенең горизонты киң булуы мине кызыксындыргандыр бәлки.

Фото: © Алсу Мансурова

Лалә Кәримова, «Ялкын»

Балтач районы Түнтәр авылында туган. Кияүдә түгел.

Укыган урыны, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистратураның 1 курсында укый.

Кечкенәдән гуманитар фәннәргә, иҗатка тартылдым. Рәхәтләнеп, тәмләп, сузып язарга яратам. Журналист эше ул – көн саен ниндидер кызык хәлләргә юлыгу, яңа урыннар, яңа кешеләр белән танышу, даими үсеш-үзгәрештә булу. Шушы хәрәкәттәге бәрәкәт, яңалыкка омтылу һәм үз сүземне әйтәсе килү теләге тартып китергәндер дә инде мине монда».

Фото: © Лалә Кәримова

Әдилә Закирова, «Ялкын»

Балтач районы Куныр авылында туган. Кияүдә түгел.

«Ялкын» журналында веб-редактор.

Укыган урыны: КФУ Филология мәдәниятара багланышлар институты.

11 нче сыйныфта КФУның ике юнәлеше арасында сайлау мөмкинлеге бар иде: укытучылык яисә журналистика. Әлбәттә, икенчесе кызыграк тоелды һәм мин журналистиканы сайладым.

Фото: © Әдилә Закирова

Алинә Закирова, «Ялкын»

Буа районының Норлат авылында туган. Кияүдә түгел.

«Ялкын» журналы редакциясе (СММ-чы, верстка белгече, дизайнер).

Укыган урыны: КФУ ИФМК ВШНКиО (Татар филолоиясе һәм журналистика).

Мин мәктәптә математика белән кызыксынсам да, ничектер журналистика дөньясына килеп эләктем. Беренче курстан башлап мин журналист булып эшли башладым. Университетның студентлар газетасында мөхәррир вазифасын башкардым. Хәзер «Ялкын» журналы редакциясендә кайныйм. Журнал өчен мәкаләләр язам, социаль челтәрләр һәм журналның дизайны өчен җавап бирәм.

Фото: © Алинә Закирова

Алсу Касыймова, «Ялкын»

Арча районы Мәмсә авылында туган. Кияүдә түгел.

Укыган урыны: Казан федераль университеты.

Журналистикага килү кызыксынудан башланды. 2 нче сыйныфта укыганда ук «Ялкын» журналында беренче язмам дөнья күрде. Һәрдаим үз исемемне матбугат чараларында күрү миңа ләззәт бирә иде. Әлеге һөнәр үзенең куркынычлыгы, шул ук вакытта кызыклы булуы белән мине җәлеп итте.

Фото: © Алсу Касыймова

Таңсылу Мостафина, «Сәхнә»

1995 елның 20 июнендә Балык Бистәсе районы Ямаш авылында туган.

Укыган урыны: Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.

Журналистикага 2024 елның апрелендә килә. Бу өлкәгә килүенең төп сәбәбе дип ул теге яки бу мәдәни чараны карау һәм аның турында үз фикереңне белдерә алу мөмкинлеген атый. Бу эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм журналист сүзенең кыйммәте, көче, тәэсире зур булуын да аңлый. Шуңа күрә уңай яки тискәре фикерләр язганда да, алтын урталыкны сакларга тырыша.

Фото: © Таңсылу Мостафина

Илсөяр Галиева, «Сабантуй»

1998 нче елның 30 октябрендә Актаныш районында туа.

Укыган урыны: 2005 елда беренче номерлы Актаныш урта белем бирү мәктәбенә укырга керә. Чын күңеленнән укытучы һөнәрен сөйгәнгә һәм үзе дә укытучылар гаиләсеннән булганга, 2016 елда КФУның Алабуга институтына, рус филологиясе һәм әдәбияты факультетына укырга керә.

Университетта белем алганда, татар һәм рус телләрендә шигырьләр иҗат итә. Соңрак алар белән төрле бәйгеләрдә катнаша, 2019 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә ия була. Шулай бер-бер артлы газета һәм журналларда басыла. Укуны тәмамлаганда, үзенең татар журналистикасы өлкәсендә кайнарга теләвен төгәл белә. Каләмен алга таба да чарларга тели. Яңа кешеләр белән танышу, алар белән аралашу, бигрәк тә яшьләр арасында кайнау аңа язарга һәм иҗат итәргә илһам бирә. 2021 елда ул «Ялкын» яшүсмерләр журналы редакциясенә эшкә урнаша. «Ялкын»лы мохиткә үзенең өч иң рәхәт һәм иҗади елын багышлый. 2024 елның көзеннән үз эшчәнлеген «Ватаным Татарстан» газетасы белән бәйли һәм хәбәрче булып эшкә урнаша. 2025 елда «Сабантуй» редакциясенә эшкә килә.

Фото: © Илсөяр Галиева

Зәринә Закирова, «Салават күпере» һәм «Сабантуй»

2003 елның 11 июнендә Казанда туа.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының смм-белгече.

Укыган урыны: бүгенге көндә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы юнәлеше буенча белем ала.

Заринә кечкенәдән бик аралашучан һәм актив була, шуңа күрә яңа, кызыклы шәхесләр белән танышу мөмкинлеге биргән журналистикага тартыла. Иң араткан жанры – интервью һәм әңгәмә. «Кызыклы шәхесләр белән аралашып, аларны яңа яктан ачканда, мин аңлатып бетерә алмаслык ләззәт кичерәм», – ди Зәринә.

Фото: © Зәринә Закирова

Зөлфия Хәсәнова, «ТНВ» телеканалы

2001 елның 8 февралендә Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туган.

«ТНВ» телеканалында «ШАЯН ТВ» телеканалының редакторлар бүлеге продюсеры.

Укыган урыны: Казан федераль университеты (2022), Казан федераль университеты, магистратура (2024).

2016 елда, 9 сыйныф укучысы буларак, мин беренче тапкыр «Алтын каләм-Золотое перо» фестивалендә катнаштым. Шунда мин бу һөнәргә гашыйк булдым да инде. 2018 елда Гран-при иясе булдым, бу миңа Казан федераль университетында бушлай уку мөмкинлеге бирде.

Минем журналист булу карары тарихлар сөйләү дәрте, мөһим мәгълүмат белән уртаклашу теләге һәм җәмгыятькә йогынты ясау омтылышы белән бәйле иде. Журналистика өлкәсендәге белем миңа ныклы теоретик база һәм һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле күнекмәләр бирде.

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалында корреспондент булып эшләү минем өчен кыйммәтле тәҗрибә булды. Хәзерге вакытта мин – продюсер, режиссер, монтажер. Эш барышында мин монтажларга, текстлар язарга һәм режиссурага өйрәндем – яшь аудитория өчен кызыклы һәм сыйфатлы программалар булдырырга ярдәм итә торган күнекмәләр алдым. Бу эшчәнлек минем һөнәри офыкларымны киңәйтте һәм контент булдыруда һәр деталь өчен җаваплы булырга өйрәтте.

Моннан тыш, мин студентларга Казан федераль университетында «Журналистлык эшчәнлеге технологиясе» дисциплинасын алып барам. Яңа буынга белем бирү миңа үз тәҗрибәм белән уртаклашырга гына түгел, ә белгеч буларак даими камилләшергә дә ярдәм итә.

Журналист һөнәрен сайлау минем өчен аңлы карар булды, ул иҗади потенциалны тормышка ашырырга, һөнәри яктан үсәргә һәм җәмгыятьне мәгълүматлаштыруга үз өлешемне кертергә мөмкинлек бирә.

Фото: © Зөлфия Хәсәнова

Талия Төхвәтуллина, «ТНВ» телеканалы

2001 елның 10 августында Арча шәһәрендә туган.

«ШАЯН ТВ» телеканалының редакторлар бүлеге продюсеры

Укыган урыны: Казан федераль университеты, бакалавриат (2023), Казан федераль университеты, магистратура (2025), ГИТИС Россия театр сәнгате институты (2024 елдан бүгенге көнгә кадәр)

2019 елда «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе уздырган «Әйдә ТНВга» бәйгесен җиңеп, грант буенча Казан (Идел буе) федераль университетына «журналистика» юнәлешенә укырга кердем. Бүгенге көндә «Төймә» һәм «ПАРТА» проектларының авторы һәм мөхәррире, «МАРШРУТка» тапшыруының авторы, режиссеры, балалар өчен музыкаль һәм шигъри клиплар режиссеры, «Ак Барс» хоккей клубы белән берлектә махсус репортажлар редакторы. ТЭФИ иясе.

Фото: © Талия Төхвәтуллина

Айнур Җамалетдинов,«Интертат»

2002 елның 27 июлендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган. Өйләнмәгән.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Мин журналист булырмын дип уйламаган да идем. «Татфак»ка документ бир дигән иде күршем, бирдем. Ә анда журналистика укыталар булып чыкты.

Фото: © Айнур Җамалетдинов

Зөлфия Шәвәлиева, «Интертат»

2003 елның 1 декабрендә Яңа Чишмә районында туган. Кияүдә түгел.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Балачакта үземне башка профессиядә күрсәм дә, журналистка өлкәсенә башым белән кереп киттем. Татар телле журналистика актуаль һәм сыйфатлы була ала дигән фикер белән яшим. Әлеге киң һәм кызыклы дөньяны ачарга ярдәм иткән өчен остазым, танылган журналист Рәмис Латыйповка рәхмәт.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Юлай Низаев, «Интертат»

2002 елның 27 апрелендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә дөньяга аваз салганмын. Өйләнмәгән.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: Чакмагыш районы гимназиясен, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты колледжын тәмамлап, «Юрист» белгечлеге алдым. Моңарчы берникадәр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең театр бүлегендә белем алдым. Бүгенгесе көнне КФУның 2нче курсында белем алам, «Мультимедияле журналистика» юнәлеше.

Журналистик хезмәт юлымны СММ-белгеч булып «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» мөхәрририятендә башлаган идем, җирле радиода да эшләргә туры килде. Аннан «Татмедиа»да хезмәт куйдым. Әлеге көндә «Татар-информ» һәм «Интертат» журналистымын.

«Журналистика үзе мине сайлагандыр инде ул! Данлыклы татар журналистлары династиясе вәкиле булгач. Картәтием Әгъдәл Низаев — БР танылган язучы һәм шагыйрь, гомерен татар журналистикасына багышлап, 82 яшькә кадәр эшләде. Киленебез — Лиана Ханмурзина, район башлыгының матбугат хезмәтендә эшләде, хәзер «Игенче» татар газетасында хезмәт куя.

Фото: © Юлай Низаев

Ильяс Хаҗиев, «Интертат»

2000 елның 31 маенда Кукмара шәһәрендә туган. Буйдак.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: Казан федераль университеты (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татар теле һәм әдәбият, журналистика юнәлеше)

Миңа кечкенәдән үк дөньяны үзгәчә күрү, аны үземчә аңлау һәм матурлау ошый иде. Бәлки шуңадыр да, юлым журналистикага — бигрәк тә бүген аны киң колачлаган операторлык, монтаж, визуаль сәнгать кебек иҗади тармакларына килеп бәйләнгәндер. Журналистика минем өчен гади һөнәр генә түгел — ул күңелемдәге омтылышларны, төрле юнәлешләрдәге иҗатымны бердәм юлга берләштергән көчле платформа.

Фото: © Ильяс Хаҗиев

Фирүзә Гыйниятова, «Интертат»

2005 елның 23 сентябрендә Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында туган. Кияүдә түгел.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә 2 курста.

Көннән-көн татар теленә карата булган тирән мәхәббәт хисләрем үскәннән үсә бара, шул сәбәпле, мин тормышымны да милләткә хезмәт итүгә багышларга булдым. Туган телебезне, «татарлыгыбызны», мәдәниятебезне тагын да популярлаштыруга, үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә, ә татар журналистикасы моның өчен иң көчле коралларының берсе булып тора.

Фото: © Фирүзә Гыйниятова

Камилә Билалова, «Интертат»

2004 елның 26 февралендә Чистай районы Татар Баганалысы авылында туган.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәглъүмат агентлыгы журналисты.

Укыган урыны: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешендә белем ала.

2023 елдан бирле «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, «Интертат» электрон газетасында хәбәрче булып эшлим. Бөтен кеше дә мәктәп ишекләреннән үзенең гомерен нинди һөнәр белән бәйләргә икәнлеген белеп чыкмый. Озак эзләнүләрдән, бәргәләнүләрдән соң мин журналист һөнәрендә тукталдым, чөнки журналистика ул - төрле өлкәләр кисешкән һөнәр. Журналистика дөньядагы теләсә кайсы һөнәргә кагылып карау, төрле шәхесләр белән аралашу һәм чиксез үсеш мөмкинлеге бирә. Һәм иң мөһиме - журналистиканың мөмкинлекләреннән дөрес кулланган очракта, ул чынбарлыкны үзгәртерлек көчкә ия.

Фото: © Камилә Билалова

Милена Новикова, «Интертат»

2000 елның 20 гыйнварында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туган.

«Интертат» электрон газасында СММ-белгеч.

Укыган урыны: Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтында укыган.

Иң беренче эшем - керәшеннәрнең «Туганайлар» культура-агарту газетасы булды. Хәзерге вакытта «Интертат» электрон газетасында СММ буенча белгеч булып эшлим. Әтием - хисапчы, әнием күп еллар буе фельдшер булып эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Журналистиканы йөрәгем белән сайладым дип уйлыйм. Керәшен кызы буларак, миңа үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау бик мөһим. Һәр язмам, һәр видеом, һәр сүзем — шуңа хезмәт итсен иде.

Фото: © Милена Новикова

Алинә Айдарова, «Интертат»

Фото: © Алинә Айдарова

1999 елның 28 августында Чаллыда туган, кияүдә.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты

Уку урыны: Казан федераль университеты

Ни өчен татар журналистикасы? Русча белмәгәнгә, дисәм, кеше көлер инде… 11нче сыйныфны тәмамлаганда, рус телен белү дәрәҗәм бик камил түгел иде.

Ихтыяр Кыямов, «Безнең мирас»

Фото: © Ихтыяр Кыямов

2005 елның 14 гыйнварында Казанда туган.

«Безнең мирас» журналы корректоры һәм сайтының мөхәррире булып хезмәт куя. Казан ханнарына багышланган сәхифәсен алып бара.

Уку урыны: Казан федераль университеты

Ихтияр Кыямовның әти-әнисе һәм абыйсы – танылган татар журналистлары. Әтисе Илдар Кыямов «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ААҖ алып баручысы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Әнисе – Мөршидә Кыямова «Гаилә һәм мәктәп» журналында җаваплы сәркатип вазифасын башкара, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Олы абыйсы – Идел Кыямов, ТР Рәисе катнашында уздырыла торган чараларның алып баручысы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Ихтыяр династиянең дәвамчысы булып тора.