Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев хастаханәгә эләккән
Казарма ишелеп ике аяксыз калган, кулларында иң биек тауларга менүче, бик күпләрнең мотиваторы, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев, хәле начарланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Хастаханәгә система алырга килдем. Минем эчәкләрем ялкынсынган. Апрельдә бронхит белән авырганда антибиотиклар алган идем, микрофлора да бозылгандыр. Аннары май бәйрәмнәрендә авыл каймагы белән сыйландым. Шуннан соң эчем бик каты авырта башлады. Мин 10 көн дәвамында узар дип көттем, әмма авырту бетмәде», – дип сөйли ул.
Рөстәмгә исәнлек-саулык теләп калабыз.