ru24.pro
Все новости
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшел суган белән тәмләп ашарга – бозау бавырыннан паштет рецепты

0

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсеннән мөгезле эре терлек бавырыннан паштет ясау рецепты белән уртаклашкан

Ингредиентлар: 0,5 кг бавыр, 2 кишер, 3 суган, 1-2 баш сарымсак, 1 стакан сөт, 50-60 грамм атланмай, 2-3 аш калагы майонез, тәменчә тоз һәм борыч.

Кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырып алырга, аннан бавырны турап салырга, тоз-борыч өстәргә, сөт, майонез салырга кирәк була. Бавыр пешеп чыккач, бераз суытырга һәм блендер белән вакларга. «Стерильләштерелгән банкаларга салып – суыткычка яки, контейнерларга салып, туңдыргычка куярга, каткач та паштетның тәме үзгәрми. Паштетны ашар алдыннан туңдыргачтан алып куярга», – дип яза хуҗабикә.