ru24.pro
Все новости
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Наил Табанаков Элвин Грейның тәгәрмәче турында: «Эчтә «грыжа» барлыкка килгәндер»

0

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, Элвин Грей псевдонимы белән иҗат итүче җырчы Радик Юльякшинның күңелсез хәлгә таруы турында хәбәр иткән идек. Зур тизлек белән барганда тәгәрмәче шартлап, җырчы аздан гына һәлакәткә очрамый калган. Артистның Мәскәүдән Казанга кайтышы булган.

«Иртәнге сәгать өч. М12 трассасы, Мәскәү – Казан юлы. Кинәт көчле шартлау, һәм минем машинамны уңга алып китә. Тәгәрмәчемә карарлык түгел. Әмма автоматика рульне һәм хәрәкәтне бик тиз җайга салды. Иң мөһиме – Матурым исән-сау», - дип сөйләде ул бу турыда, социаль челтәрләргә видео урнаштырып.

  • Мәскәү – Казан юлында Элвин Грей белән күңелсез хәл килеп чыккан

«Шиномонтажга акчаң юкмы әллә?»

Видеоны карап, «подписчик»ларының бер төркеме җырчы белән барысы да яхшы булуына сөенгән арада, икенчеләре Радикның әле һаман да кышкы тәгәрмәчләр белән йөрүенә игътибар итте. Чыннан да, видеода Радикның машинасы әле дә кышкы көпчәкләрдә икәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора. Бу хакта Радикка бихисап комментарийлар да язып калдырдылар.

«Миндә сорау туа! Нигә шипалы тәгәрмәчләрдә йөрергә, сезон күптән узды бит инде… Һәм резина үз вакыты өчен билгеләнгән. Монда куркынычсызлык турында сүз бара алмый…»;

«Аңа «Майбах» кына бүләк иттеләр шул. Җәйге резинага акчалары җитмәгәндер, мөгаен»;

«Алар җәй көне катламлана. Резина составы бөтенләй башка температура режимына исәпләнгән. Юл йөрү һәм автомобильне эксплуатацияләү кагыйдәләре «кан» белән язылган. Шуңа күрә аларны үтәргә киңәш итәр идем. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз»;

«Кышкы резина җәйге трассада кыза. Үзем шулай чак кына «очмый» калдым. Ә датчиклар алар температура төшкәнне генә күрсәтә»;

«Шиномонтажга акчаң юкмы әллә? Көпчәкләрең кызган, шуңа шартлаган» ;

«Кышкы тәгәрмәч мондый шартларда йөрергә әзер түгел»;

«Премиум сегменттагы резина сәгатенә 180-190 км тизлеккә исәпләнгән. Түләүле трасса буйлап, мондый машинада 200-230лар белән баргансыңдыр. Резинаң кызган һәм шартлаган. Андый тизлектә очар өчен хәтта җәйге көпчәк тә ямаулар һәм ремонт эзләрсез, идеаль халәттә булырга тиеш»;

«Трасса буйлап таушалган шиналар белән куганда мондый нәтиҗә көтәргә була иде. «Майбах»ка акчаң җиткән, җәйге резинага юк», – дип язалар җырчыга.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк. Элвин Грейның үзен исә кышкы тәгәрмәчләр белән йөрүе һич тә борчымаганга охшап тора. «Ә нәрсә, кышкы тәгәрмәчләр белән җәй көне эссеме әллә?»- дип җавап кайтарган ул, «Нигә син кышкы резинада?» – дигән күпсанлы сорауларга. Кайберләренә исә: «Кыш йөреп җитешмәгән идем», «Туңдым, шуңа алыштырмадым», – кебек шаян җаваплар да язып калдырган.

Кайбер тискәре комментарийлар янында җырчының продюсеры Александр Слюсаренко да җаваплар калдыра. Ул һава шартларының норма кысаларында булуы, төнлә нибары +4 градус җылы күрсәтүен, тәгәрмәчнең ул сәбәп белән шартламавын әйтеп, ачыклык кертә. Сүз уңаеннан, ул вакытта ук 20 милллион торучы «Майбах» машинасын Элвин Грейның туена Александр Слюсаренко бүләк иткән иде.

Элвин Грейның иҗатташ дусты Ябай Малай исә җырчының тизлек яратуын искәртә. «250 белән куалаганың исеңдәме?» – дип сорый ул аннан.

Белгеч: «Кышкы тәгәрмәч белән йөрү куркыныч түгел»

Җәйге сезонга керү белән кышкы тәгәрмәчләрдә йөрү чыннан да куркынычмы? Җәйге трассада кышкы резина кызып, шартларга мөмкинме? Әлеге сорауларга җавап эзләп, без автослесарь булып эшләүче җырчы Наил Табанаковка шалтыраттык.

Кайбер кеше кышкы көпчәк белән сезоннар буе йөри, җәен дә, кышын да дигәндәй. Кышкы көпчәктә түгел монда хикмәт. Радик юлда берәр чокырны «эләктергән» яки аның тәгәрмәче ашалган булуы мөмкин.

Видеоны башка слесарьләр белән бергәләп карадык. Радик очрагында төгәл әйтеп була - тәгәрмәче кышкы резинада йөргәнгә шартламаган аның. Резинасы «арган»дыр, бәлки, кайчан да булса чокырга «эләгеп», эчтә «грыжа» барлыкка килгәндер. «Грыжа» тышкы яктан күренми бит.

Бүгенге һава шартларында кышкы тәгәрмәч белән йөрү куркыныч түгел. Бөтен кеше дә сезон җитү белән тәгәрмәчне алыштырып та бетерми, кемнеңдер акчасы бар, кемдеңдер юк. Дөрес, кагыйдә буенча җәйге сезонда кышкы резина белән йөрергә ярамый. Шипа юлларның сыйфатын боза, шипалар очып чыгып, башка машиналарның тәрәзәсен ватарга мөмкин. Аннан кышкы көпчәкләр алар күпкә йомшаграк. Кышкы көпчәк белән, мәсәлән, җәйге яңгырлы юлны тотуы авыррак. Җәйге көпчәкнең сыйфаты бөтенләй башка, - дип сөйләде безгә Наил Табанаков.

Россиядә 1 июньнән алып 31 августка кадәр җәйге чорда шипалы тәгәрмәчләр белән йөрү тыела. Хокук бозган өчен РФ КоАПның 12.5 маддәсе нигезендә 500 сум штраф каралган.