ru24.pro
Все новости
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышында җәнҗал

0

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышында җәнҗал булды.

70 кг ярымфиналында Чаллы өчен көрәшүче Искәндәр Мортазин белән Казанның Идел буе районы көрәшчесе Адель Мусин очрашты.

Исәп 3:3 булып барганда, Мусинга чиста алым ясады дип, җиңү бирделәр. Видеоны кабатлап караганнан соң алымны санамадылар, тик секундатлар тавыш чыгара башлагач, видеоны икенче тапкыр караганнан соң, чиста алым дип, Мусинның кулын күтәрделәр.

Мортазин, сыбызгы яңгыраганчы захват алырга өлгермәвен аңлатырга тырышып караса да, аның протесты канәгатьләндерелмәде. Халыкның сызгыруы, тавыш күтәрүен дә исәпкә алмадылар. Нәтиҗәдә ул келәмнән сөлгесен ташлап чыгып китте.

Видеода алымны ике төрле ракурстан күреп була. Алым чистамы, әллә хөкемдар чыннан да, көрәшчеләрнең захват алуларын көтмичә, сыбызгысын иртәрәк сызгырганмы?

*Мусин Адель финалда Алабугадан Ислам Фәләховка оттырды.