19 баланы тәрбиягә алып үстергән Вәсилә апа: “Бер баламны да сайлап алмадым»
Вәсилә апа - блогер. Аның «тәмле итеп ябыгу» турындагы күңелле видеолары яныннан болай гына үтеп китеп булмый. Тау кебек өелгән пирожкилар, олы-ы-ы табакка ясалган салатлар ашый-ашый «ябыга» ул. Шул видеоларны көлә-көлә карый, сәхифәсен ныгытыбрак күзәтә башлагач, бу кадәр ризыкны кемнәр өчен әзерләве аңлашыла төште. Күпме ятим балага «әни дип әйтү мөмкинлеге биргән дөньядагы иң олы җанлы кешеләрнең берсе икән ул.
Ел ярым вакыт эчендә - 6 балалы әни
Вәсилә апаның үткәне – моңсу тарих. Дүрт балалы гаиләдә туып-үскән кыз, үзе дә зур, тату гаилә булдыру турында хыяллана. Ләкин Ходай аңа зур сынау әзерләп куйган икән. Яшьлек ялгышуы белән никахсыз туган баласын әти-әнисе кабул итмәгәч, нишләргә белмичә, Казахстан якларына китеп бара. Тик сабый климатны кискен алыштыруны кичерә алмый, авырып, дөнья куя. Сабыен җирләгәннән соң берничә ел узгач, Вәсилә апага янәдән туган якларына юл тотарга туры килә. Әтисе үлеп, ялгызы гына калган, яман шеш белән авыручы әнисен карарга дип кайта ул. Пешекче булып та, төзүче булып та, бозаулар караучы булып та эшли. Бер эштән дә читенсенеп тормый. Үзе дә җитди авыру белән көрәшә, катлаулы операция кичерә. Берничә тапкыр кияүдә булып кайтса да, никахларының берсе дә уңышлы булып чыкмый. Шуның өстенә Вәсилә апага табиблар башка әни була алмаячагы турында авыр хәбәр җиткерәләр.
Тормыш гел кара полосалардан гына тормый. Аллаһка шөкер, «әни» сүзен ишетү бәхете дә, парлы гомер дә насыйп була аңа. Ялгызлыгы белән килешеп яшәргә тиешле Вәсилә апа, кайчан да булса тормышының шулай 180 градуска үзгәреп куячагын, йортларының бала-чага, оныклар тавышыннан тынып тормаячагын башына да китереп карамагандыр. Барысы да аның опека органнары ишеген ачып керүеннән башлана.
Туганнан туганымның кызы Виканы балалар йортына алып киткәннәр иде. Бала янына барып йөрү өчен опека органнарыннан рөхсәт алырга кирәк. Документлар тутырган арада уйланып утырдым да: «Ә минем үземә бала алырга ярыймы?» - дип сорадым. «10 тапкыр кияүдә булдым, ирем юк, эшлим, үзем генә яшим», - дип тә шаярттым», - ди ул.
Вәсилә апага документлар җыярга кушалар. Шулай итеп, иң беренчеләрдән булып, аның йортына ике кыз бала - Эльвина белән Лиана аяк баса. Башта бер бала алып тәрбияләү нияте белән килгән Вәсилә апага ике бертуганны бер-берсеннән аермаска, икесен дә алып кайтырга тәкъдим итәләр. Бу вакытта кызларның олысына 4, кечкенәсенә 2 яшь була. Озак та үтми, 4 яшьлек Владик, ике бертуган Роза белән Роберт та Вәсилә апа янында ана кайгыртуын таба. Гел янына барып йөргән туганы Виканы да балалар йортында калдыра алмый ул. Шулай итеп, ел ярым вакыт эчендә Вәсилә апа 6 балалы әнигә әверелә.
«Ирем орынып торган күршем»
Хатын-кыз янәшәсендә һәрвакыт үзенә терәк булырлык ир заты кирәк. Кечкенә балалар белән ялгызыңа гына дөнья көтү бер дә җиңел эш түгел. Җитмәгәненә, уңайлыклар булмаган авыл җирлегендә. Вәсилә апа да, сабыйларны алып озак та үтми пар канатлы, ә балалар әтиле булып куя. «Әтиләре» үзләреннән әллә ни ерак та яшәмәгән икән.
Ирем – орынып торган күршем. Бер мәктәптә укыдык, миннән 1 яшькә генә өлкәнрәк. Айдар автобус белән сыер савучыларны эшкә йөртә иде. Минем балалар белән дуслашып китте. Авылда балалар өчен бернинди күңел ачу чаралары да юк бит инде. Әле атка, әле автобуска утыртып урам әйләндерде үзләрен. Шулай гел кереп йөри торгач, бездә яшәп калды. Балаларымның яраткан әтиләре ул хәзер. Ләкин ирем 3 ел инде рак белән көрәшә. Аллаһка шөкер, ремиссиягә чыкты, алда барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Ирем – иң зур ярдәмчем, Ходай саулыгыннан аера күрмәсен, - ди Вәсилә апа.
Вәсилә апаның кызы Айсылу: «Мине балалар йортына 4 тапкыр кире кайтардылар…»
Вәсилә апа белән Айдар абый алган балалар белән генә тукталып калмыйлар. Еллар уза, ә күп балалы йортка тагын балалар өстәлә тора. Айсылу, Таңсылу, Надя, Егор, Полина, Карина, Марина, Андрей… Әңгәмәдәшем кем артыннан кемне алганын да төгәл генә исенә төшерә алмады.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Газиевларның тәрбиягә алганчы бер генә баланы да алдан барып күргәннәре булмаган. Бала тәкъдим итеп шалтыратулары була, алалар да кайталар, алалар да кайталар. Авырулары юкмы, ничә яшь, нинди милләттән?
Бер баламны да сайлап алмадым. Барысы белән дә документларны тутырып, алырга килгәч кенә очраштык. Бу тормышта һәр бала әти-әниле булырга тиеш. Шул турыда гына уйлый торган идем. Әле менә Айсылуым янәшәмдә утыра. Аңа 16 яшь инде, безнең гаиләгә килгәненә быел 3 ел була, - ди әңгәмәдәшем.
Ул арада сөйләшүебезгә Айсылу үзе дә кушыла. Айсылуны инде моңа кадәр дә тәрбиягә алганнары булган. Тик ул яңа «әти-әниләре» белән һич кенә дә килешә алмаган.
Минем характерым «шикәр» түгел. Шуңа да ошатмаганнардыр инде. Балалар йортыннан дүрт тапкыр алдылар мине, дүртесендә дә кире кайтардылар.
Ә биредә мин үз гаиләмне таптым. Әниемә блогерлык эшен алып барырга да ярдәм итәм, - дип сөйли Айсылу.
Роберт белән Розаның бәхетле язмышы
Балаларның күбесе бик авыр шартларда, интегеп яшәгәннән соң балалар йортына килеп эләккән. Күбесенең әти-әниләре дә исән-сау, әмма алар балаларының тормышы белән кызыксынып та карамыйлар.
– Бер елны 3 бертуган баланы сыендырдык. Аларның әниләре үзебезнең авылдашыбыз булып чыкты. Ул шул дәрәҗәдә эчә икән ки, өйдән дә чыкмый. Шуңа безнең аны күргәнебез булмаган. Балалар менә шулай үз әниләреннән берничә йорт аша гына яшәп үстеләр. Каринабыз көллиятне кызыл диплом белән тәмамлады, эшкә урнашты. Марина да көллияттә укып йөри. Төпчекләре әле безнең янда, – ди Вәсилә апа.
Ә менә бертуган Роберт белән Розаның язмышы башкачарак булып чыккан. Ун елга якын Вәсилә апа белән Айдар абый тәрбиясендә яшәгәннән соң алар янәдән үз әти-әниләре белән кавышканнар.
Роберт белән Роза кечкенә чакта әти-әниләре начар гадәтләреннән арына алмыйлар. Салмыш әниләренең тәмәке төпчеген сүндермәгән килеш йоклап китүе гомер буе үкенерлек фаҗига ясый яза. Үзенә дә 6 гына яшь булган Роберт кечкенә сеңлесен дөрләп янган йорт эченнән урамга алып чыга. Сабыйлар икесе дә балалар йортына килеп эләгә, ә әти-әниләрен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Бу куркыныч вакыйга турында ишетеп алган Вәсилә апа шунда ук балалар йортына юл тота.
Роза белән Робертны без үстердек. Ә әти-әниләренең исә ялгышлары турында уйланырга, үзгәрергә вакытлары булды. Ун елдан соң аларга ата-ана хокукларын кире кайтардылар. Судка балалар белән бергәләп бардык, уртак куанычыбыз булды бу безнең. Балаларның әти-әниләре бу еллар эчендә безгә даими килеп йөрделәр. Безгә бик рәхмәтле булдылар. Балалар үзләре дә әти-әниләрен бик сагыналар иде.
Әти-әниләренә балаларын югалту зур сабак булды. Алар икесе дә нык үзгәрделәр, эчүләрен бөтенләйгә ташлап, эшкә урнаштылар. Шундый матур, зур йорт салып керделәр. Балаларны шул яңа йортларына алып кайттылар.
Роза да, Роберт та үсеп җитеп, үз тормышларын кордылар инде хәзер. Үз әниләрен дә, безне дә онытмыйлар. Хәзер дә бөтен шатлык-куанычларыбыз уртак. Робертның күптән түгел генә улы туды. Бәбине өйгә алып чыгып берничә көн үтүгә, башта үз әниләренә, аннан соң туп-туры безгә килеп керделәр. Үзем дә бәби күрергә районга барып йөрим. Рәхәтләнеп бәбиебезне сөеп кайтам.
Кызыбыз Вика, тагын бер улыбыз Егор да башлы-күзле булды. Егор да бик авыр характерлы бала иде. Аны да алган гаиләләре кире тапшыра торган булганнар. Бездә менә дигән итеп үсте, армия хезмәтенә барып кайтты, өйләнде. Хәзер икенче бәбиләрен көтәләр. Шулай ук район үзәгендә яшиләр. Атна саен ялларда кайтып төшәләр, - дип, балалары турында сөйләп туя алмый Вәсилә апа.
«Балаларның авыруларын дәваларга кирәк бит, кул кушырып утырып булмый»
Социаль яктан авыр хәлдәге әти-әниләре, әлбәттә инде, балаларының сәламәтлеген дә кайгыртмаган. Вәсилә апа һәм Айдар абыйларда яши башлагач, кайберләренең бер бәйләм авырулары булуы да ачыклана.
Маринабызның йөрәге тумыштан авыру иде. Аңа операция ясадылар. Вадим бронхиаль астма белән интекте. Менә шушы 3 ел эчендә мин аны дәвалап бетердем диярлек. Соңгы барганда табиб та мактады әле үземне.
Җиде яшьлек Ильясыбыз тумыштан инвалид, неврологик авырулары бар. Аңа да операция ясаттык. Өй шартларында гына белем ала. Ильясны табиблар сөйләшә дә алмаска мөмкин дигәннәр иде. Ә ул, сабыем, безгә иҗекләп китапларга хәтле укый.
Полина безгә шулхәтле пычрак, чәчләре бетләп беткән хәлдә килеп эләкте. Аның чәчен тулысынча пеләшкә алып, юып-чистартып , «матур кыз»га әверелдердек.
Малайлар белән авыррак вакытлар булганда, Уфа, Туймазыда эшләүче психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, - дип санап китә Вәсилә апа.
- Миңа кайвакыт социаль челтәрләрдә: «Бу хатын хастаханәләрне бик ярата, балалары белән кайтып та керми», – дип язалар. Андый комментарийларны укып аптырыйм… Балаларның авыруларын дәваларга кирәк бит, кул кушырып утырып булмый, – ди ул.
«Дәүләт түли торган 8-9 мең сум акчага гына балаларны күтәреп булмый»
«Бу кадәр ишле гаиләдә ашарга пешерү, җыештыру эшләренә ничекләр өлгерәсез?» – дип кызыксынам Вәсилә ападан.
Йорт эшләрендә хуҗаларга балалар бик актив ярдәм итә икән. Көндәлек эшләрнең барысын да бергәләп башкаралар. Шуның өстенә Газиевлар абзар тутырып мал-туар асрый, бәрәңге утырта, яшелчә-җиләк-җимешләрне дә үз тырышлыклары белән үстерәләр.
Дәүләт түли торган 8-9 мең сум акчага гына балаларны күтәреп булмый. 6 баш сыер, 100 тавык, 150 каз асрыйбыз. Ике көнгә бер район үзәгенә барып сөт, каймак, йомырка сатабыз. Өстәлебездән ит, сөт, каймак, катык, май кебек натураль продуктлар өзелми.
Реклама белән дә шөгыльләнәбез. Балалар ярдәме белән социаль челтәрләрдә блог алып бара башладым. Мин ашыйм – алар төшерә (көлә). Идеяләрне дә балалар үзләре биреп торалар. Безнең гаиләне язылучыларыбыз да яратып карап бара, реклама бирүчеләр бик күп.
Аллаһка шөкер, бөтен әйберебез дә җитә. Балаларның телефоннары, велосипедлары, уенчыклары бар. Мәктәптә дә башкалардан ким киенмиләр, – ди Вәсилә апа.
Авыл җирендә балалар күбрәк саф һавада уйный бит инде. Мәктәптән соң урамда чабалар-чабалар да, аппетитлары ачылып керә. Вәсилә апа ашны 15 литрлы кәстрүл белән пешерә. Салатларны да зур табакларга ясый.
Чәй янына камыр ризыгы пешермичә калган бер генә көнем дә юк. Балалар камыр ризыкларын бик яраталар . Безнең өйдә һәр көнне яңа ризык, икенче көнгә калганы юк. Һәр бала 2-3 пирожки ашаса да, савыт ялт итә. Районга барсам, анда яшәүче балаларыбызга да кертеп чыгам әле камыр ризыкларын. Конфет-печенье ише тәмле әйберләрне дә район үзәгенә барып, тартмалап алып кайтабыз, - ди ул.
Газиевлар яшәү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлыклар булмаган кечкенә авылда яшиләр. Кибеткә дә район үзәгенә йөрергә туры килә. Балалар күрше авыл мәктәбенә йөреп белем алалар.
Гаилә инде күп еллар Вәсилә апаның әти-әниләреннән калган иске генә йортта гомер кичерә. Шөкер, йорт зур, балалар барысы да сыя. Аш бүлмәсе киң, зал, берничә аерым бүлмә бар. Гаиләләре белән читтә яшәүче балалары кайтканда кысанрак була, әлбәттә. Ләкин Вәсилә апа зарланып утыручылардан түгел.
Күңелебез киң, сыябыз. Җәелә торган өстәлләрне кушып, табын корабыз. Яки 4-5 метрлы клеенканы идәнгә җәеп, идәндә тезелешеп ашаган, өйдә «пикник» ясаган вакытлар да була, - дип көлә күпбалалы әни.
Гаилә район үзәгенә «Лада Гранта» машинасында чыгып йөри. Азрак акча туплап, урыны күбрәк булган «Ларгус» машинасы алу турында хыялланалар. Мондый ишле гаиләгә берәр микроавтобус булса да комачау итмәс иде дә бит...
Мин сорап йөрергә өйрәнмәгән шул. Булганына канәгать була беләбез, - дип хуҗабикә, тыйнак кына.
Алай да, әйләнә тирәбездә мәрхәмәтле кешеләр бар бит әле ул. Шундыйларның берсе – Вәсилә апаның Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Юлия исемле язылучысы. Юлия инде ике тапкыр, барлык юл чыгымнарын үзе каплап, гаиләне Санкт-Петербургка кунакка чакырган. Балалар рәхәтләнеп ял итеп, шәһәрнең истәлекле урыннарында, театр, циркларда йөреп, күңел ачып кайтканнар.
Ә болай яллары башка гаиләләрнеке кебек үк үтә Газиевларның. Балалар табигать кочагында булырга яраталар. Җәй көне гаиләләре белән балыкка йөриләр, шашлык пешерәләр.
Гаиләбез ишле булгач, бәйрәмнәребез бик күп. Кызларыбызның никах мәҗлесләре, егетләрне армия сафларына озату дисеңме. Аниматорлар чакырып, кечкенәләренең туган көннәрен үткәрәбез.
Район һәм республика күләмендә уздырыла торган бер генә бәйгене дә калдырмыйбыз. Бик күп мактау хатларыбыз, бүләкләребез бар. Шулай үз күңелебезне үзебез күтәреп йөрибез», – ди Вәсилә апа.
«Тагын берәр ятимне сыендырырга да каршы түгелбез»
Вәсилә апа белән Айдар абыйның әле тагын сабыйлар алып тәрбияләү нияте дә юк түгел.
«Кайчан туктыйсыз бала алудан, кайчан үзеңне уйлый башлыйсың, ял итәсең?» – диләр авылдашлар. Вакыты җиткәч, ял да ителер дип кенә җавап бирәм. Аллаһка шөкер, бөтен әйберебез дә бар, кием-салым җитә. Тагын берәр ятимне сыендырырга да каршы түгелбез, бирәбез дип әйтсәләр, баш тартмаячакбыз. Хәзер бит инде олы балаларыбыз кайтып-китеп кенә йөри.
Аннан, беләсезме нәрсәгә чиксез сөенәм?! Балалар безгә барысы да авыр гаиләләрдән килеп эләкте. Аларны тәрбияләү бер дә җиңел булмады. Шуңа да карамастан, безнең бер генә балабызның да эчеп-тартып, азып-тузып йөргәне юк. Безнең йортыбызга исерткеч эчемлекләр керми. Хәтта Яңа елда шампан шәрабе дә ачмыйбыз без. Балалар бу мәсьәләдә «ярамый» сүзен белеп үсәләр.
Олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. «Урамда сезнең белән исәнләшмәсәләр дә, сез исәнләшегез», – дим. Тырыш итеп тәрбиялибез, эшкә өйрәтеп үстерәбез. Балаларыбызның белем алып, һөнәрле булулары белән дә бик горурланабыз. Эльвинабыз цифрлы мәгълүматларны эшкәртү буенча мастер, Вика – башлангыч сыйныфлар укытучысы, Ариана – мал табибы, Надя – тәрбияче, – дип шатланып сөйли Вәсилә апа.
Бүгенге көндә Газиевлар янәшәсендә 6 бала үсә. Көллияттә укучы Карина, Марина һәм Андрей кайткан көннәрдә тугыз бала булалар. Ә калганнары инде читтә белем алып, эшлиләр, үз тормышларын корып җибәргәннәр. Газиевларның 7 оныклары да бар инде. Быел тагын өчәү туарга тора икән. Шимбә-ял көннәре Газиевлар гаиләсе балалар шау-шуына күмелә
Узган шимбәдә өебездә 25 кеше булдык. Балаларыбыз, килен-кияүләребез һәм оныкларыбыз кайтты. Җәй көннәрендә, балалар санаторий-лагерьларда булмасалар, 30 кешегә дә җыелабыз», - дип көлә Вәсилә апа.
6 апрельдә Вәсилә апага 55 яшь тула икән. Гаилә хәзер йортларында ремонт ясый, әлеге зур юбилейны бәйрәм итәргә әзерләнә. Әниләренең туган көненә төрле шәһәрләрдә яшәүче өлкән балалары да кайтыр дип көтәләр.
Әлеге гаилә белән аралашудан күңелләр тулды. Киң күңелле, мәрхәмәтле Вәсилә апа белән Айдар абыйга сау-сәламәт булып, барлык балаларын да лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормышка аяк бастырырга язсын!