Алып баручы Рамил Шәрәфиев өйләнгән
Популяр алып баручы Рамил Шәрәфиев тормышында куанычлы вакыйга – Рамил сөйгәне белән никах укыткан. «Җомга көнне шундый яңалыкларыбыз бар сезгә. Бүгеннән без – гаилә», – дип язды ул социаль челтәрләрдә. Ләкин Рамил кәләшен бик серле итеп яшерә. Никах фотосында кияү белән кәләшнең йөзләре күренми. Тормыш иптәше итеп Фирзия исемле кызны сайлавы гына билгеле.
«Кардәшне башлы-күзле иттек бит әле», – дип, мәҗлестән фотолар белән Рамилнең дусты Ренат Галиәскәр дә уртаклашты.
Яшьләрне чын күңелдән тәбрик итәбез! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!