ru24.pro
Все новости
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илзидә Госман концерты: халык җырлары, видео төшерүче әбиләр, күп сөйләүче музыкант

0

Илзидә Госман – татар эстрадасында яңа исем түгел. Популяр җырлары да, үзен яраткан тамашачысы да бар аның. Шуңа да карамастан, бүген татар эстрадасында хөкем сөргән вазгыятьтә концертлар кую җиңел эш түгел. Күптән түгел, шулай ук артист әңгәмәдәшем, кассалы җырчыларны, беркемгә юл бирмичә, алдан баручы танк белән чагыштырган иде. Чыннан да шулай инде. Кемдер каймагын сөзеп ала, калганнарга аертылган сөт белән генә канәгатьләнергә туры килә. Илзидә Госман концертында да баштарак залның тулып ук бетмәгәне күзгә ташлана иде. 18.00 сәгатьтә башланган концертны 19.00 сәгатьтә дип уйлап, соңлап килүчеләр дә булгалады. Тамашачы артты. Минем ише билетына күз салырга иренгән җаннар инде бу. Мин дә берсендә Филүс Каһиров концертын шулай яртылаш кына караган идем. Башка җырчыларга да бу моментны истә тотарга кирәктер: Чаллы халкы концертларга 19.00 сәгатькә йөрергә күнеккән.

«Кыйнатасы килми бит»

Илзидә Госман – гастрольләрдә бик күп йөрүче, шул исәптән, авылларга да зур игътибар бирүче җырчыларның берсе. «Монда бармыйм, монда куймыйм» дип нәзберекләнеп утырмый. Ул танылуның әнә шундый гади юлын сайлаган: сине белсеннәр өчен, җырларга һәм күбрәк йөрергә кирәк. Безгә интервьюда да җырчы «йонлы куллары» да, өскә тартучы «абзый»лары да булмавы, максатларына әкрен генә үз тырышлыгы белән ирешүе хакында сөйләгән иде.

Халык та, кая барса да, үзенеке итеп кабул итә икән җырчыны. Чын башкортлар яши торган ерак Башкортстан якларында җырларыннан башкортча аһәңнәр тотып алалар, йөз-кыяфәтен дә башкорт кызларыныкына охшаталар, Сергач якларында «үз мишәребез» дип көтеп торалар, ди. «Кыйнатасы килми бит, кая барсам да «әйе-әйе, мин сезнеке, сезнеке» дип тик торам инде», – дип көлдерде дә, «мине сезнеке иткән җырларыма рәхмәт» диде Илзидә Госман. Артистның быелгы программасы да «Мин – сезнеке» дип исемләнгән иде.

«Без, артистлар, һәрвакытта да юлда, гастрольләрдә. Өйдә булганда да нинди җыр җырларга, нинди кием кияргә, кайсы җырга нинди клип төшерергә икәнлеген уйлап йөрибез. Кыскасы, аш пешергәндә дә иҗатта кайныйбыз. Әлеге программабызга да озак әзерләндем. Әлбәттә инде, беренче киңәшләшүләр гаиләм белән булды. Тормыш иптәшемә: «Быелга концертны «Мин – сезнеке» дип атарга уйлыйм әле мин», – дим. Карап-карап торды да: «Ничек инде сезнеке? Син минеке генә булырга тиеш», – ди. Минем дә телем тик тормый. «Ярар алайса, концерт куймам, быел өйдә генә ятарбыз. Хәзер кыш җитә, матур тун кирәк була. Аннан соң җылы якларда ял итәсе килә башлар, аннан тегесе кирәк, монысы кирәк», – дип тотынган идем, ирем: «Матурым, ярар, ярар. Бик дөрес уйлагансың программаңның исемен», – дип куймасынмы?» – дип, программаның исеменә бәйле кызыклы вакыйганы да сөйләп алды.

«Мондый язмыш бик күпләрдә кабатлана»

Илзидә Госманның концерты бик эчтәлекле, дигән фикердә калдым. «Яратам» да, «юксынам» ише мәхәббәт җырлары белән генә чикләнмәде, махсус операция, әти-әни, туганнар темасын да кузгатты. Элек татар теле укытучысы булып эшләгән Илзидә Госман җырларның сүзләренә аерым игътибар бирә, дип уйлап куйдым. Үзе дә бары тик күңеленә яткан җырларны гына башкара алуы хакында әйтеп үтте. Мәсәлән, парларын көтеп яшәгән хатын-кызлар турындагы «Кайда соң син, пар канатым?» җырында – бер тамашачысының язмышы җырлана.

«Кызганыч, әмма бүгенге заманда мондый язмышлар бик күпләрдә кабатлана. Концерттан соң бер өлкән яштәге апа яныма менеп: «Илзидә, минем язмышымны да җырлый алмассыңмы? Гомерем буе әти-әнине карадым, олыгаеп, 45 яшьтә генә тормышка чыктым. Аллаһы Тәгалә безгә сау-сәламәт малай бүләк итте. Тормышыбызга сөенеп кенә яшәгәндә, 50 яше тулар-тулмас, ирем вафат булды. Ялгызым гына улымны аякка бастырдым, укыттым, өйләндердем. Оныгыбыз дөньяга аваз салды. Әмма, сугыш башлану белән үк, улым мобилизациягә эләкте. Озак та үтмәде, һәлак булган хәбәре килде», – дип, үзенең аянычлы язмышын бәян итте. Шушы апага багышлап җырлыйбыз әлеге җырыбызны. Барлык көткән кешеләрнең парлары, уллары, туганнары, газиз кешеләре яу кырларыннан исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде ул.

Илзидә Госман концерт барышында хәрби операция темасына кат-кат әйләнеп кайтты. «Яратканнар шулай көтә» дигән җырын артистка автор-башкаручы, Аксубай егете Җәлил Насыйбуллин язып бүләк иткән. Җәлил бүгенге көндә шулай ук махсус операциядә хезмәт итә икән. Ул исә яу кырына үз теләге белән китеп барган. Җәлил Насыйбуллин – Илзидә Госманның «Ак чәчкәләр өзмә, дисең» җырының да авторы.

«Әгәр, әни исән, дисәләр....»

Илзидә Госманның әнисен искә алган мизгеле дә бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Йөрәкләргә үтәрлек итеп Җәвит Шакиров язган «Әгәр, әни исән, дисәләр» шигырен сөйләде ул.

Әгәр, әнкәй кайткан, дисәләр,

Чабар идем абына-абына,

Бер Аллаһка ялына-ялына,

Кайтып җитәр өчен янына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Рәхмәт укыр идем барысына.

Гафу сорар идем барысы өчен,

Тезләнепләр әни каршына.

Әгәр, әни кайткан, дисәләр,

Башны куеп аның алдына,

Кулын битләремә тидереп,

Иркәләнер идем аз гына.

«Дулкынланудан сүзләре онытылмаса ярый ла», – дип, борчылуын белдереп, шигырьне «Әни гөле» җыры белән бәйләп китте. Әле әти-әниләребез, Аллаһка шөкер, исән-сау булган килеш тә күз яшьләрен тыеп утыра алмадык. Ә якыннары арабыздан киткәннәр нәрсәләр хис итеп утырды икән бу мизгелләрдә...

Әлеге җырыннан соң сәхнәгә Илзидә Госманның апасы да күтәрелде. Алар бергәләп 90 яшенә кадәр бәхетле гомер кичергән, 6 балага гомер биргән кадерле кешеләре турындагы хатирәләрен яңарттылар.

Концертта халык җырларына аерым бер урын бирелде. Аллы-гөлле милли киемнәрдән «Арча көе» һәм башка халык җырларын башкарды Илзидә Госман. Җырчы бу юнәлештә тирәнтен эшли. Соң булса да, уң булсын дип, тәвәккәлләп, мәдәният һәм сәнгать институтына укырга да кергән. Ул хәзер Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганеева укучысы, соло халык җырлары юнәлешендә белем ала.

«Заманчалык һәм ностальгия»

Илзидә Госманның концерты – заманчалык һәм ностальгия кисешә торган концерт, дип уйлап утырдым.

Җырчы замана таләпләренә җавап бирә торган концерт әзерләргә тырышкан һәм аны булдырып та чыккан. Командасы зур, музыкантлары дәртле, экраннар, ут, биючеләре, костюмнары – барысы да үз урынында. Тере тавышка җырлап, 3 сәгать буе тамашачыны авызына каратып кына торды. Авызына каратып торды, диюем – арттырусыз, Илзидә Госманның сөйләм теле дә матур һәм төзек. Укытучы кеше – укытучы кеше инде, ни дисәң дә. Алайса, кайбер җырчыларга «зинһар, җырла гына» дип әйтәсе килә башлый. Сүз уңаеннан, җырчының музыканты, клавишник Инсаф Гәрәевка минем шулай диясем килде. Сүз дә юк, Инсаф – шәп егет. Үзе синтезаторда уйный, үзе сикерә-сикерә бии. Ничек шулай бии-бии уйнап була икән ул дип, авызны ачып карап утырдык. Моңа кайда өйрәтәләр икән? Тавышы да – үзенчәлекле, матур тавыш, уңай тәэсирләр генә калдырды. Сокланып утырдык аңа…сөйли башлаганчы. Алып баручы буларак та популяр Инсаф, югыйсә. Әмма сүзен сөйләп бетерә һәм баш ия-ия, сәхнәдән кереп китә алмыйча интегә икән. «Бар, чәй эчеп чык әле, җаным», – диярдәй булдык вакыт-вакыт үзенә.

Фото: © Илзидә Госман архивыннан

Илзидә Госман концертларында яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Музыкантлары барысы да аерым-аерым чыгышлар ясап чыкты. Данлыклы баянчы Кирам Сатиев укучысы Илдар Массаров та «ут яндырды». Бер абый белән апа, Илдар уйнаганда, түзеп тора алмыйча, сәхнәне пыр туздырып биеп төште.

Әле күптән түгел төркемнәренә бер гитарачы егет алган булганнар. Исемен хәтеремдә калдырмадым, кызганыч. Ул да русча бер җыр башкарды. Әмма, балакай, мондый күп халык алдында чыгыш ясап ияләнмәгән ахры. Фонограммага җырлаганы күренеп торды, микрофоны үзеннән аерым тормыш белән яшәде.

Ялтыравыклы кыска киемнәр кигән кызлар аллы-гөлле утлар астында барабаннар каккан чыгыш та булды. Залда утырган халыкның яртысыннан артыгы 50+ апалар иде. Моннан бер 10 ел элек сәхнәдә шундый әйберләр күрсәләр, «и, ахырзаман галәмәте, тәүбә-тәүбә» дип ачуланып утырырлар иде инде алар. Хәзер башкача кыланалар икән. Бөтенесе телефоннарын чыгарып, камераларын кушты.

Фото: © Илзидә Госман архивыннан

Әйе, әйе, концерт барышында телефон белән мәш килгән халыкны да күзәткәләдем әле мин. Әйтергә кирәк, мавыктыргыч процесс. Илзидә Госманны бер якынайталар, бер ерагайталар, телефонны бер уңга, бер сулга әйләндерәләр. Ул да булмый, шул видеолар бер-бер артлы статусларга, дус-ишләргә, күрше-күләннәргә «оча» башлый. Кая йөргәннәрен белми кала күрмәсеннәр тагын. Кәнсирткә килеп, кәнсиртне телефон экраны аша карап утыралар, кыскасы.

Шушы заманчалык белән беррәттән концерт 2000 еллар башына да алып кайткалады. Концертларын үзләре алып барган җырчылардан хәзер күбрәк балачак хатирәләре ишетәбез. Шулай ук үз-үзләреннән көләргә яки сәхнәдәш дуслары турында шаяртырга яраталар. Илзидә Госман җыр араларында көнкүрештән алынган кызык мәзәкләр сөйләштерде. Мәсәлән: «Бер яшь пар ял итеп ята, ди. Ире хатынына: «Кадерлем, хәтерлисеңме, 10 ел элек без ничек бәхетле идек!» – дип әйтә ди. Хатыны моңа карап-карап торган да: «Ничек инде, матурым? Без бит әле 10 ел элек таныш та түгел идек», – дип куйган. «Менә шуңа күрә бәхетле дә идек инде без», – дип әйткән, ди ире».

Икенче бер момент – сәхнәгә әби образында юмор остасы, җырчы Рузил Вәлиев чыгуы булды. Шәһәрдән каникулга кайткан оныклары «биетүче» әби инде бу. Ялгыш ишетмәгән булсам, ул әлеге минатюраны сәхнәдә моннан 14 ел элек уйнаган булган. Чыннан да, юморның мондый жанрын карамаганыма бер 10 еллап булгандыр инде. Шунысы кызык: еллар уза, ә темасы һаман актуаль. Җәй буе авылда оныклар белән әвәрә килүче әбие дә, футбол, брейк-данс тагын әллә нинди шөгыльләре булган «текә» оныклары да.

Үзбәк, һинд кызы биюләрен башкарган Язилә исемле кыз да концертка ностальгия өстәде.

Һәр концерттан ниндидер яңалык өмет итеп, моңа кадәр күрмәгән әйбер күрергә теләп киләсең бит инде. Бу урында тәнкыйть сүзе язарга булыр иде. Ә миңа, киресенчә, ошады. Ничектер, элеккегә кире кайтуның үзен яңалык итеп кабул иттем.

«Кызлар кебек»

Хатын-кызның яшен тикшерү яхшы эш булмаса да, әйтим инде. Илзидә Госман – җиткән егет белән кыз әнисе, алай гына да түгел, инде әби дә. Яше дә бардыр. Әмма сыгылмалы буй-сынына карап, һич тә алай дип әйтмәссең. Концертка апам белән барган идек. Ул моңа кадәр Илзидә Госман иҗаты белән таныш булмаган икән. «Мин бит Илзидәне олы яшьтәге ханым дип уйлаган идем. Ә ул кызлар кебек икән», – дип, ул да үз фикерен белдереп алды.

Ходай өеп биргән инде бәхетне: фигурасының яшерәсе урыннары юк, күлмәкләрнең дә җаның теләгәнен ки. Баштагы образлары озын булса да, «десертны» иң ахырга калдырып, Илзидә Госман соңгы блокта кыска күлмәк белән сапоги киеп җырлады. Сапоги – Илзидә Госман образының бер фишкасы дип тә әйтер идем. Һәр сезон саен аның образларында сапоги булмыйча калганы юк. Чаллы концертына, Казаннан хәтле, җырчының костюмнарын тегүче дизайнеры да килгән иде.

3 сәгать дәвам иткән тамашадан соң җырчыны халык басып, озаклап алкышлады. Концерттан ниндидер бер җиңеллек тоеп чыктык. Илзидә Госманның энергетикасы да уңай икән. Тамашага арып-талып килеп утырган идем. Арганнар да юып төшергән кебек булды.

Алга таба иҗат юлы тагын да уңышлы булсын, дигән теләктә таралыштык.