Илсур Мортаза ябыга: «Озаграк күрешми торган танышларым миндәге үзгәрешләрне күрә»
Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза 10 кило чамасы авырлыгын ташлаган. «Җиңеләеп киттем, үземне бик яхшы хис итә башладым», – дип, артист бу хакта «Интертат»ка да сөйләде.
Октябрь башларында ябыгырга керешкән идем. Үлчәнеп караганым юк, әмма чалбар размеры буенча шактый авырлык ташлаганымны сизәм. Инде 10 килограмм тирәсе киткәндер, дип уйлыйм.
Ашказаным белән проблема булып алган иде минем. Башта су гына эчеп, 3 көн ач тордым. 3 көннән соң бик тә җиңел ризыкларга күчтем. Хәзер элеккедән күпкә азрак ашыйм, ипи, камыр ризыкларын бөтенләй ашамаска тырышам. Өчпочмак ише әйберләрне шул көндез генә ашап куярга мөмкинмен. Кичке 6дан соң бөтенләй ашамыйм. Менә шулар барысы да үз нәтиҗәсен бирә.
Ябыгу өчен сиңа авырлык ташлауның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлау мөһим. Минем элегрәк тә, ябыгасым килеп, башлап-башлап караганым булды. Азрак түзәсең дә, яңадан ашый башлыйсың, тагын да ныграк тазарасың.
Әле алга таба да туктарга исәп юк, бик сөенеп йөрим ябыкканыма. Мин 130 килограммнар булганмындыр, әле ябыгасы күп. Алай да, озаграк күрешми торган танышларым миндәге үзгәрешләрне күреп ала.
Һәр кеше өчен индивидуаль әйбер булса да, мин, организмны диеталар белән таушалтырга кирәк түгел, дип уйлыйм. Бөтен ризыкны да фанатизмсыз гына ашасаң, авырлык китә икән ул. Быел Яңа ел өстәле артында да камыр, ипи кебек әйберләр ашамагач, авыр булмады. Ризыкларны аз-аз гына капкалап, тәмен татып карагач җиткән.
Тагын бер шәп яңалыгыбыз бар, зур эшләр кылып йөрибез. Ләкин бу турыда сөйләп, күз тидерәсем килми. Бәхет тынычлыкны ярата, ди бит урыслар.
Әкренләп иҗат итәбез. 10 февраль минем туган көн бит инде. 11 февральдә Казанда концерт куеп карарга исәплибез, – дип, яңалыклары белән уртаклашты Илсур Мортаза.