ru24.pro
Все новости
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Америкада самолет сәүдә йорты тукталышына төшеп шартлаган

0

АКШның Пенсильвания штатының Филадельфия шәһәрендәге сәүдә йорты янына санавиация самолеты төшеп шартлаган. Очкыч сәүдә йорты янындагы берничә машинаны бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән. Шартлаганнан соң, янгын башланган. Газопроводка ут кабып, йортлар да яна башлаган.

Әлегә 6 кеше һәлак булганы төгәл билгеле, һәлак булганнар саны күпкә күбрәк булуы да бар. Торак йортлардагы кимендә 10 кеше яраланган.

«Learjet 55» дигән кечкенә самолет санавиациянеке булган, ул Миссури штатындагы Спрингфилд шәһәренә төшәргә тиеш булган. Очкычта 6 кеше булган – 2 пациент, 2 табиб һәм 2 пилот. Аларның берсе дә исән калмаган. Очкыч белән авыру баланы һәм аның опекунын хастаханәгә алып барганнар.

Авиаһәлакәт сәбәбе – кислород баллоннары шартлавы, дип фаразлана. Очкыч күтәрелеп киткәннән соң 30 секундтан соң шартлаган.

2 көн элек кенә Вашингтонда пассажир самолеты вертолетка бәрелеп, һәлакәткә юлыккан иде. Бу – АКШта соңгы 25 елда булган самолет һәлакәтләренең иң фаҗигалесе.