Иремнең апасының юбилеена чакырмадылар
Мин үзем беркатлыдыр – кешеләрне үзем кебек дип беләм. Гел кыен була.
Иремнең 2 апасы һәм 2 абыйсы бар. Алар белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булдык. Барысы да безгә якын яшәде, араларыбыз – 1 сәгатьлек юл. Гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез. Әгәр кем дә булса килә алмаса, мин һәрвакыт шалтыратып, ни өчен килмәгәннәрен сорыйм.
Узган атнада иремнең апасының юбилее булды. Ул ватсапка статуслар куйганнан гына белдем – барысы да шунда булганнар. Мин аңлыйм: башка шәһәрдә яшим, ирем дә юлда иде. Әмма миңа беркем дә шалтыратмады, чакырмады. Бары тик берничә көннән соң каенанам шалтыратып: «Без сине чакырмадык, чөнки син барыбер килмәссең дип уйладык», – диде.
Киләмме яки юкмы – бу икенче мәсьәлә. Әмма чакырырга була бит! Мин аларга якын кеше түгелме? Апалары авырганда, мин 2 көн буе аның янында тордым. Шулкадәр авыр булды, үзләренә әйтмәдем генә. Әгәр аларга берәр ярдәм кирәк булса, безгә төн уртасында шалтыраталар – акча кирәкме, балаларны карашыргамы, һәрвакыт, беренче булып, ирем белән без чыгып китәбез.
Сәбәбе дә билгеле булмагач, тагын да кыенрак. Син безне үпкәләттең, ачуыбызны чыгардың, дисәләр – бер хәл. Аңлар идем, гафу да үтенер идем, гаепле булсам.
Шуннан соң алар белән аралашасым да килми. Ирем: «Игътибар итмә», – ди. Ничек игътибар бирмисең инде? Дус хатынга әйткән идем – аралашмасалар, бик әйбәт, ди. Ул үзе бер туганы белән дә аралашмый. Мин алай итә алмыйм.