Таиландта, 13 яшьлек улын үтерүдә гаепләп, Россия кешесен тоткарлаганнар
Таиландта Россия гражданинын тоткарлаганнар. Аны 13 яшьлек улын үтерүдә гаеплиләр. «Вести»
13 яшьлек малай Андаман диңгезендә көймәдән егылып төшеп һәлак була. Әти кешене баласын махсус үтерүдә гаеплиләр.
Фаҗига 22 гыйнварда була. Туристлар утырган көймә диңгездә йөреп кайтып килгәндә, бала суга егылып төшә. Көймәдә 33 турист була.
Көймә ярдан 200 метр чамасы ераклыкта туктый. 45 яшьлек ир-ат кинәт кенә улын тотып ала һәм көймәдән суга ыргыта. Малай көймәнең винтына бәрелә. Шуннан соң ир-ат үзе дә суга сикерә. Капитан һәм команда баланы бортка алып менәргә ярдәм итә.
Малайның битендә һәм башында яралар була, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, аннары хастаханәгә илтәләр. Шунда малай вафат була.
Хокук саклаучылар ачыклаганча, бала Россия гражданины түгел, ул – Таиланд кешесе. Полиция хезмәткәрләре әти кешене тоткарлый, ләкин ул гаебен кире кага. Хокук саклаучылар исә аны гаепле дип саный. Аңа «Алдан уйлап үтерү»дә гаепләү белдерелгән.
Әгәр суд бу кешене гаепле дип тапса, аны 15тән 20 елга кадәр, яки гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә, яисә үлем җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр.