ru24.pro
Все новости
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Экология министрлыгы: һава пычрату очраклары арткан (Иң күбе – «Салават күпере»ндә»)

0

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның 2нче этажы фойесында безне коллегия уңаеннан әзерләнгән күргәзмә каршылады. Биредә ничектер экологик яктан кызыклы эшләнмәләр, үзенчәлекне күбрәк күрәсе килгән иде. Ә бәлки, чыннан да гадилектәдер хикмәт асылы.

Яшьләрне, укучыларны туплаган оешмалар катнашуы да күңелгә ятышлы, матур күренеш булды.

Без – «Чиста булачак» республикакүләм яшьләр хәрәкәте вәкилләре. Без балалар һәм яшьләр даирәсендә экологик культураны үстерергә омтылып эш итәбез. Безнең чаралар кысаларында экологик агарту, уеннар булдыру эше һәм фән белән шөгыльләнәбез. Табигатьне саклау максатын алга сөреп шимбә өмәләре дә эшлибез. Фән өлкәсендә дә үзебезне күрсәтер, экологик тармак үсешенә өлеш кертер өчен проектлар ясыйбыз. Мисал итеп әйтәм, менә «ПроЭко» проектыбыз уңышлы гына үтә. Биредә студентлар үзләренең тикшеренү эшләрен бәйгегә җибәрә ала һәм алар белән апрельдә чыгыш ясаячаклар, – дип сөйләде миңа оешма җитәкчесе Анна Баймяшкина.

Александр Шадриков: «Татарстанда су алу җайланмалары тулысынча ревизияләнде»

Коллегия эшенең пленар өлешендәге президиумда ТР Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Әлбәттә, мактанырлык уңышлар да, башкарыласы эшләр дә күп икәне билгеләнде. Мәсәлән, су алу җайланмалары һәм экологик иминлеккә ныклабрак тукталыйк. Ни дисәк тә, бу – көнүзәк, түрәләрне дә, гади халыкны да борчыган мәсьәләләр.

Республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, су алу җайланмаларын ревизияләү буенча масштаблы эш оештырылды, һәм без тулысынча 100 процентка башкарылган беренче төбәк булдык. Татарстанда водозаборлар тулысынча ревизияләнде. Җир асты суларыннан файдалануның максималь нәтиҗәлелеге өчен 2022 елда «Геоцентр» учреждениесе карамагындагы оешма көче белән су алу җайланмаларын ревизияләү эше башланган иде. 3 ел дәвамында 43 районның водозабор урыннары тикшерелде, – дип белдерде Александр Шадриков.

Шулай ук министр эчәргә яраклы су чыганакларына да игътибар артуын әйтте. «Россиядә 2023 елдан эчә торган су белән тәэмин итә торган бердәм мәгълүмати ресурс булдыруга керештеләр. Безнең республикада мондый реестр әзер инде», – диде ул.

«Узган 6 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан Татарстанда табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум юнәлдерелгән. Шул исәптән 41 млрд сумнан күбрәге – республика предприятиеләреннән кергән өлеш. Татарстан тирә-яктагы мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып танылды», – ди Шадриков.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты чаралары старт алды. Ул моңа кадәр барган «Экология» проектына алмаш булды. Әйтергә кирәк, «Россия суы» федераль проекты буенча Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуның икенче этабы башланачак.

Шулай ук Нокса елгасын экореабилитацияләү планлаштырыла. Бу безнең коллегаларыбыз – РФ Экология җәмгыятенең төбәк бүлеге инициативасы булып тора. Аны Татарстан Рәисе дә хуплады. Чистарту чаралары 2028 елда башланырга тиеш, әмма без экореабилитацияне иртәрәк башлау бурычын куябыз, – диде министр әфәнде.

Хәер, шәһәрдә экологик иминлек вазгыяте берникадәр яхшыруга таба бара, дисәләр дә… Зур-зур җитештерү предприятиеләре атмосферага зарарлы матдәләр чыгарып тора.

Мониторинг барышында, узган елда бу җәһәттән 1660 арттыру очрагы ачыкланган. Бу республика буенча үткәрелгән үлчәүләрнең гомуми саныннан якынча 0,038% тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 2 тапкырга диярлек начарланган.

Барлык арттыруларның 75 проценты 2 станциядә – Осиновода һәм «Салават Күпере» торак комплексында теркәлгән. 99 процент очракта бу күкерт водороды күләме һавада артуында чагылыш таба. Мәгълүматлар базасы белән билгеләнгән мөмкин булган зарар чыгаручы чыганаклар исемлеге белән барлык арттырулар турында вәкаләтле ведомстволарга җибәрелә икән. Былтыр мондый эчтәлекле 97 хат җибәрелгән, дигән сүзләр дә яңгырады коллегиядә.

  • Белүебезчә, кар барсы – Татарстан символы булып тора, һәм ул республика гербында сурәтләнгән. Хөкүмәтебез җитәкчеләре берничә мәртәбә ирбисларны саклап калу кирәклеге турында белдергәне бар. Александр Шадриков әйтүенчә, Татарстан кар барслары популяциясен торгызуда катнаша. Былтыр Алтайның Майма районында ирбисның табигый яшәү урыны булган «Кар барсы» үзәгенең төп объектлары төзелгән. Үзәк базасында ирбис һәм башка «Кызыл китап»ка кертелгән хайваннарны саклау һәм өйрәнү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшләре үткәрергә мөмкинлек бар.

Татарстанда мондый үзәк барлыкка килә алмавы көн шикелле ачык. Чөнки барслар республикада беркайчан да булмаган. Кыргый мәчеләр табигый шартларда яшәгән Алтай якларында шул исәптән геном тикшеренүләрен үткәрү уңайлы. Әлеге эшчәнлектә Казан федераль университеты да актив катнашуын әйттеләр.

Фән һәм экология: Уңышлы тандем

Республикабыз – соңгы елларда Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше гомуми рейтингында лидерлар өчлегендә бара.

ТР Фәннәр академиясе тарафыннан узган ел уникаль табигый объектка рекреацион йөкләнешне җайга салу буенча киңәшләр эшләү өчен, зәңгәр күлләрне экологик тикшерүләр башкарылды. Бу мөһим эшне агымдагы елда Экология министрлыгы, Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе белән тыгыз хезмәттәшлектә дәвам итәргә тиешбез. Әлеге хезмәт аеруча әһәмияткә ия, чөнки Татарстанда фәнни-популяр туризм концепциясе кабул ителгән. Төрле тематик туристик маршрутлар булдырырга тәкъдим итәм. Мисал өчен, экологик яки фәнни маршрутлар, – дип бәян итте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Алдынгылар бүләкләнде, киләчәккә бурычлар билгеләнде

Ахырдан сүзне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алды. Ул Россия Президенты тарафыннан илгә 7 илкүләм үсеш максат билгеләнгәнен әйтте һәм төбәкнең экология тармагындагы казанышларын бәяләде. Арытаба Рөстәм Камил улы экология һәм табигать сагында торган алдынгы затларны бүләкләде – дәүләтнең югары дәрәҗәдәге бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук Экология министрлыгы «Түбән Кама Нефтехим» оешмасы белән багланышлар турында өстәмә килешү имзалады. Документ предприятиенең һава сыйфатын контрольдә тоту постларыннан мәгълүматларны бердәм экологик мониторинг системасына тапшыруның дәвам итүен раслый. Предприятие Экология министрлыгы белән бу юнәлештә 2017 елдан ук актив хезмәттәшлек иткән. 5 ел элек автоматик газ анализаторлары белән җиһазландырылган 5 стационар посттан, күчмә экологик посттан алынган мәгълүмат онлайн-режимда тапшырыла. Яңа имзаланган өстәмә килешү кысаларында Экология министрлыгының бердәм мониторинг системасына предприятиенең 2 яңа постыннан мәгълүматлар килә башлаячак.

Чишмә буйларына барсаң – чүплек оясына да юлыгасың...

Әлбәттә, кемдер бу язманы укыгач, Экология министрлыгы коллегиясендә шактый катлаулы мәсьәләләр каралды, ә халыктан ни сорала соң, дияр? Табигатькә ял итәргә чыксак та, чүп-чар ташласак та, үзебезне оятка калдырмыйк. Бүгенге заманда метр саен төрледән-төрле чүп контейнерлары, чүп савытлары урнаштырылып тора. Әле алай гына да түгел, пластик, пыяла калдыкларны җыю өчен тәгаенләнгән аерым урналар булдыру да модага кереп китте. Шәхсән үземнең җаным, беләсезме, кайчан еш кына әрни? Чишмә яннарындагы экологиягә «төкереп» карауларына… Табигатьнең зәңгәр күзе булган чишмә, шакшылыкка түзә алмыйча, оялып, тын гына ага кебек тоела башлый хәтта. Экология – бик зур максатларны, бурычларны һәм хезмәтләрне колачлаган төшенчә булса да, аның мәгънәсе гади генә культура белән әдәп вә әхлактән гыйбарәттер.