ru24.pro
Все новости
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«Ярамаган урыннан юл аша чыгучы өлкәннәр үзләрен генә үлем куркынычы астына куймыйлар...»

0

«Юл хаталарны кичерми» дип әйтергә, язарга яратабыз. Әлбәттә, бер, ике, бәлки, өч тә тапкыр кичерергә мөмкин. Бәхет очрагы туры килеп. Тик шулай да, юл иминлеге темасын күзаллаганда, бер бәләкәй генә ялгышлык та фаҗига белән тәмамланганны яхшы белеп торабыз.

Иң башта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов, Россия Матбугаты көне уңаеннан тәбрикләвен ирештерде, халыкның юллардагы иминлегенә дә агарту-профилактика эшләре белән үз өлешебезне кертүне билгеләп үтте.

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбе нәрсә?

Иң беренче чиратта, Рөстәм Рамил улы юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атап узды.

«Ел башыннан Татарстан юлларында 68 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе – каршы як хәрәкәте полосасына чыгу. Шулай ук берничә юл-транспорт һәлакәтенә җәяүлеләрнең кызыл юлга чыккан хаталары китергән», – дип сөйләде ул.

Спикер ассызыклавынча, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсеннән булган үлем очраклары бермә-бер арткан. Гыйнварның беренче көннәрендә республика юлларында 14 кеше һәлак булды, 82 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 кешегә күбрәк икән.

Өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк

Чыннан да кайбер өлкәннәрнең дә, урта яшьтәге халыкның да каберстанга ашыккан шикелле, машиналар выжлап торган юл аркылы юл кануннарын бозып чыгуларының шаһиты булганыбыз бар. Кеше, әлбәттә, каядыр ашыгып, тизрәк барып җитәм, дип чаба. Тик, бу эш һәлакәткә, гомер өзелүгә туры юл белән тәмамлануы ихтимал. Күпчелек халык, теге яки бу җиргә тизрәк барып җитәсе иде, өлкәннәребез исә, юл кичүе ераграк бит, аяклар авырта, дип акланырга ярата...

Без дә өлкәннәрдән ярамаган урыннан юл аша чыгу сәбәбен сорыйбыз. Алар, юл кичүенә хәтле барырга аяк авырта, ашыгабыз, диләр. Өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Балалар да юлда сикереп уйнарга ярата. Үзләрен генә үлем куркынычы астына куймыйлар, ә шоферларны һәм юлдан хәрәкәтләнүче бөтен халыкны да, – ди Рөстәм Рамил улы.

Шулай ук матбугат очрашуы барышында журналистлар, авария урынын калдырып китүче шоферлар хакында да сорау бирделәр.

Юл һәлакәте урыннарын калдырып китүче шоферлар да бар. Мисал итеп, Биектау районында булган аварияне китерә алам. Нәтиҗәдә аны тикшерү органнары тоткарлаган. Кичә Казанда да юл-транспорт һәлакәтеннән соң шофер, хокук бозуын күрмичә, юлын дәвам иткән. Җинаять җаваплыгына килгәндә – җәза төрле, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калуга кадәр, – дип бәян итте ТР Дәүләт баш автоинспекторы.

Матбугат конференциясе эше барышында яңгыраган тагы кайбер фикерләр:

  • Юл иминлеге кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан эшләгән «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге дә уңай бәяләнде. Әлбәттә, киң җәмәгатьчелек арасыннан бу система төрле фикерләр уята. Кемдер анда үзен язып, тоткарлануына «сәбәпче» булганнарны каргый, кемдер бу хезмәтне мактый!
  • Спикер шулай ук, закон бозган йөк машиналарын да эвакуатор белән штраф тукталышларына алып китү мәсьәләсендә эш алып барылуын, быел алга китеш булачагын әйтте.

Аракчино бистәсендәге тюбинг белән юл һәлакәтенең яңа нечкәлекләре ачыкланган

Резонанс тудырган, тюбингта шуган кыз үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек инде. Анда 20 яшьлек кыз Казандагы Яңа Аракчино бистәсендәге тюбингта таудан шуганда коймага килеп бәрелгән.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан алынды

Видеокамераларны карау барышында кызның «Hyundai» автомобиленә бәйләнгән тюбингта баруы ачыкланган. ДАИ хезмәткәрләре һәлакәт урыныннан ерак түгел төзек булмаган юл билгесен тапты, аны кем бозганын аңлау өчен, видеокүзәтү камералары каралды. Кызганыч, аларның уены менә нинди аяныч нәтиҗәгә китергән. Минемчә, шофер да, һәлак булучы да мондый нәтиҗәне теләмәгәннәр. Димәк, без кайдадыр эшләп бетермибез – бу хакта күбрәк сөйләргә, матбугатта язарга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Гарипов.

ТР Баш автоинспекторы әйтүенчә, камералар фаҗига мизгелләрен генә түгел, ә 2 сәгатьтән соң урында 2 кешенең килүен төшергән. Алар вакыйга урыныннан тюбингны алып, кан эзләрен яшергәннәр. 22 яшьлек йөртүче кыз тоткарланган. Кешенең үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аңа җинаять эше кузгатканнар.

«Кешеләр үз куркынычсызлыгына шундый ваемсызлык күрсәткән һәм автомобильләргә тюбинглар бәйләгән мондый аварияләр инде күптән булмаган иде. Видеода машина йөртүченең бик зур тизлектә барганы күренә. Ул чагында спидометр угы нинди билгегә кадәр күтәрелгәнен тикшерү ачыклаячак. Сорау туа: бу машина йөртүче кыз ничек туктарга ниятләгән икән? Әгәр бу багана булмаса, аларны башка каршылык туктатыр иде. Еш кына мондый очракларда, шофер тормоз педаленә басым ясаганда, тюбинг автомобильгә бәрелә. Шуңа күрә бу очракта, хәтта кыз исән калса да, җәрәхәтләнер иде», – ди спикер.

  • Ватрушкада бәрелеп үлгән кызның дусты Эвелинаны суд 2 айга өй арестына җибәрде

Оператив мәгълүмат:

  • Казан Дәүләт автоинспекциясеннән алынган оператив мәгълүмат буенча,11 һәм 12 гыйнварда шәһәрдә 127 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар арасыннан һәлакәттә сәламәтлекләренә зыян күрүчеләр 4 кеше һәм 1 вафат булучы булган.

Сакланганны саклармын, дигән

Бу әйтем дә алда язып үткәннәрне дәлилли сымак. Ни дисәк тә, статистика саннары сөенечле түгел, көенечле cитуацияне бик ачык күрсәтә. Узган елны Татарстанда да зур-зур машина агымнарын кабул итәрлек юллар ачылды. Федераль дәрәҗәдәге трассалар да кулланышка кертелеп тора. Бу яңа юлларда мөмкин кадәр аз юл-транспорт һәлакәтләре булсын иде дә бит!