ru24.pro
Все новости
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Үлгәннән соң, һәрбер кешегә иртә һәм кич ахирәттә нәрсә күрсәтеләчәк?

0

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында үлгәч кешегә нәрсә күрсәтеләчәге турында хәдис чыкты.

«Вафат иткәннән соң, безгә барачак урыныбыз күрсәтелеп торыр: һәркөн иртә һәм кич.

Габдулла ибне Гомәрдән, Аллаһ алардан разый булсын, тапшырыла, Аллаһның Рәсүле салләллаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте:

«Үлгәннән соң, һәрбер кешегә иртә һәм кич ахыйрәттә аның өчен әзерләнгән урын күрсәтелеп торачак. Әгәр ул җәннәт әһленнән булса, аңа җәннәттәге урыны күрсәтелер; ә әгәр дә ул ут (тәмуг) әһленнән булса – аңа тәмугтагы урыны күрсәтелер». (Сахих Бохари, 3240)

Аңлатма: Ахыйрәт дөньясы – чынбарлыкта булган галәм. Үлгәннәр анда йә шатланырлар, йә кайгырырлар. Бу хәдис безне үлемгә һәм ахыйрәт тормышына даими әзерләнергә, тәкъва тормышка омтылырга һәм гөнаһлардан качарга, җәннәтне күрергә омтылырга этәрә.

Мөҗәһид исемле тәбигыйннан тапшырыла: кеше вафат иткәч, җаннар мәрхүмнең янында була, аннан аерылмый.

Дәресләр:

Даими камилләшү: Бу хәдис даими рәвештә үз-үзеңне тикшерергә, рухи үсешкә омтылырга һәм хаталарны төзәтергә чакыра. Үткән изге гамәлләргә таянып, «мин – җәннәтле кеше» дип йөрергә ярамый.

Аңлы булуның мөһимлеге: үлемне һәм ахыйрәт тормышын даими истә тотарга кирәк, чөнки күпчелек очракта үлем көтелмәгәндә, кинәт килә.

Үз гамәлләрең өчен җаваплылык: Һәркем үз гамәлләре һәм аларның нәтиҗәләре өчен тулы җаваплылыкта. Хәдис әҗер яки җәзаның котылгысыз булуын ассызыклый», – диелә хәбәрдә.