ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024

«Табиблар еламыйча карый алмый». Анасы качкач, ун айлык кызны атасы имгәтеп бетергән

0

Байкал аръягында 10 айлык кызны атасы вәхшиләрчә кыйнаган. Ул хастаханәдә дәвалана. Табиблар баланы өйгә җибәрергә әзерли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Табиблар 10 айлык кызның халәтенә еламыйча карый алмаган. Сабыйны 12 декабрьгә каршы төндә китергәннәр. Аның гәүдәсе күгәргән урыннар, гематомалар, пешкән урыннар белән капланган. Табиблар башта бала белән ни булганын аңламый. Аннары аңа үз атасы һөҗүм итүе билгеле була. Хатыны өйдә булмаганда, әти кеше сабыйны кыйнап ташлый. Хәзер ир-ат СИЗОда, ә баланы хастаханәдән чыгарырга әзерлиләр.

Имгәнгән кыз – гаиләдә өченче бала. Аның 29 яшьлек атасы һәм 22 яшьлек әнисе тагын 4 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үстерә.

«Балаларда күгәргән урыннар да, кыйналган урыннар да күргәнем юк. Ләкин ата-ана сабыйларга дорфа сүзләр белән эндәшә», – ди гаилә танышлары.

Ул олырак ике баланың урамда ярымшәрә, пычрак килеш йөрүен күргәнен дә әйтә. «4 яшьлек малай сөйләшми дә. Аның белән гел әнисе ягыннан бабасы йөри. Ир белән хатын беркайда да эшләми дип беләм», – ди бу хатын.

11 декабрьдә ир белән хатын талаша. Исерек әти кеше кычкыра башлый. Әниләре иреннән куркып, өйдән чыгып китә. Әти кеше ачуын кече кызыннан ала. Вәхши атаны кем туктатканы билгесез. Сабыйны биредәге хастаханәгә китерәләр. Аннары аны Чита хастаханәсенә күчерәләр.

Әни кеше баласы белән хастаханәдә ята. Өлкәнрәк балаларны да хастаханәдә табиблар тикшергән.

Әти кешегә «Үтерергә маташу»да гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.