ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024

60 яшендә икенче никах укыткан София Дәүләтшина: «Балаларым мәрхүм әтиләренә көнләшеп...»

0

Оренбург өлкәсендә яшәүче блогер София Дәүләтшина быел 60 яшендә икенче тапкыр никах укытты. Әлеге сөенечле вакыйга турында ул «Интертат»ка да сөйләгән иде. Ул вакытта да София апа олы һәм кече улының кияүгә чыгуын теләмәүләрен әйткән иде. Уртанчы улы гына бу вакыйганы уңай кабул иткән. Хәзер дә ул язылучылары алдында күңел серләрен ача.

  • 60 яшьтә кияүгә чыккан София Дәүләтшина: «Очрашкан көнне үк Зөфәр «миңа чыгасыңмы» диде»

София апа үз блогында авыл тормышын күрсәтеп бара. Бөтен эш тә кулыннан килә, әле бу көннәрдә генә күркәләрне хәл итеп, итләрен тураганны күрсәткән иде. Тормыш иптәше Зөфәр дә гел янәшәсендә, барлык эшләрне бергә башкаралар. Кичә генә дус кызлары белән күмәкләшеп күп итеп пилмәннәр ясадылар. Мең пилмән ясап куйгач, язылучылары да кызыксынган. Балаларга да бирәсездер, дигән сораулар булган.

Балаларыңа да бирәсеңдер инде, дип язгансыз. Балаларым кайтып йөргәндә төяп-төяп җибәрә идек. Хәзер инде алардан сәлам дә юк. Әниләр көне белән дә котламадылар, язып та җибәрмәделәр. Балаларның үз тормышлары, үз гаиләләре. Исән-сау булсыннар. Минем Зөфәргә кияүгә чыгуымны яратмадылар. Мәрхүм булган әтиләренә көнләшеп, ямьсез сүзләр әйттеләр. Мин үзем ябык ишеккә бервакытта да шакымыйм. Мин бит әле дә – аларның әниләре, кирәк дип тапсалар, үзләре язарлар, кайтып керерләр, ишегебез һәрвакыт ачык, йөзебез якты.

Әтиләре үлде дип, мин дә кабергә барып ята алмыйм бит. Ходай биргән гомерне яшәргә кирәк. Һәр көн өчен сөенеп, шатланып, Аллаһка шөкер дип, тормышыбызның кадерен белеп, бергә-бергә матур итеп яшәргә кирәк. Шулай насыйп булсын. Аллаһы Тәгаләм үз ярдәменнән ташламасын. Озак еллар бергә-бергә яшәргә, терәк булырга, яратып-яратылып яшәргә язсын, – дип сөйли ул.

Ачылып сөйләгәннән соң, язылучыларыннан да бик күп хатлар килгән. «Бәхетле булыгыз. Сез молодец. Ялгыз бик авыр, мин дә тол хатын. Сезне карап елап утырам. Балаларыгыз кайчан да булса аңлар», – дип язганнар София апа хәлендә булган язылучылары.

«Өч улым, өчесе дә өйләнгән. Уртанчы улым Рамил хатыны Катя белән кайтып йөри. Зөфәр белән сөйләшеп туя алмыйлар», – дип аңлатып язган блогер балалары белән кызыксынучыларга.