ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстанда алты эшче янып үлгән ферманың хуҗасын тоткарладылар

0

Удмуртиянең элекке авыл хуҗалыгы министрының кызы – Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасының хуҗасы Елена Собина тоткарлаган, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Әлеге фермада кичә 6 кеше янып үлде.

Эшчеләрнең барысы да Үзбәкстаннан килеп законсыз яшәүчеләр була. Барактагы янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын дөрес кулланмау.

«Саксызлык буенча кеше үтерү», «Законсыз миграция оештыру», «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада фермалар янында эшчеләр яши торган биналарның барысын да тикшерергә кушты.